Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Корноухово авылында балалар бәйрәме үтте

Балалар - тормыш чәчәкләре, дибез.

Һәрбер аткан таңга, кечкенә генә бүләккә дә чын күңелдән сөенә белүчеләр дә, әз генә тавыш күтәреп әйтелгән сүзне дә йөрәгенә якын алучылар да, бәйрәм, ялларны зарыгып көтеп торучылар да шул нарасыйлар бит. Боларның һәммәсен дә искә алып, Корноухово авылы Мәдәният йортында театральләштерелгән бәйрәм тамашасы үткәрелде. Тамашага килгән балалар белән бергә әти-әниләр дә, өлкән буын да, әкият геройларына кушылып, рәхәтләнеп ял итте. Әкият геройлары - "Крокодил Гена" күңелле Шапокляк карчык, «Алтын балык» әкиятендәге Бабай, Балык, киресен сөйләүче Кикимора һәр баланы җитезлектә, осталыкта сынады. Балалар бер дә югалып калмадылар. Табышмакларга да бик төгәл җавап бирделәр, төрле конкурс һәм уеннарда җитезлек күрсәттеләр. Аннан Шапокляк карчык белән Бабайны биергә өйрәттеләр, әле Бабайга Алтын балыкны да кармакка каптырырыга булыштылар.

Һәр бала үз осталыгын күрсәтте бу көнне. Ә "Теремок" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бию күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Сабыйларның йөзләрендә шатлыклы елмаюлар күргәч, күңелгә рәхәт булып китте. Киләчәгебез дә бит шушы сабыйлар кулында. Илебез-күгебез тыныч булып, балаларга яхшы үрнәк күрсәтеп, тигез канатлы булып яшәргә язсын. Бәйрәм тамашасы да, әлеге матур теләкләргә үрелеп, һавага төсле шарлар очырту белән тәмамаланды.

Гүзәл Хәбибуллина,

мәдәният йорты директоры.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырбию балалар бәйрәме балачак бию