Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күки авлында хезмәт юлын матур узган Кәүсәрия күпләр өчен үрнәк кеше

Гаиләдә һәр балага йорт эшләре бүлеп бирелгән.

Эш эшләргә дә өлгерә, бик яхшы билгеләренә дә укый. Ишле гаиләдә үскәнгәме, уңган, булган, сабыр холыклы ул. Сүзем Күки авылында шәфкать туташы булып эшләүче Кәүсәрия Хафизова турында. Кырык өч ел буена үз хезмәтенә тугры калып, кешеләргә ярдәм итеп, изгелек кылып яши ул. Көндезен дә, төнен дә, яуган яңгыр, кар дими, авырулар янына ашыга Кәүсәрия, авылдашларының сәламәтлеге турында кайгырта. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Бар эшкә дә өлгерә, маллар асрыйлар, бакча утырталар. Йорт эшләрендә тормыш иптәше һәрчак ярдәм итә. Бер рәхмәт мең бәладан коткара, диләр бит. Гаиләсе тыныч, тормышлары җитеш. Йорт-җирләре чиста, пөхтә. Алдагы көннәрдә дә авылдашларның рәхмәтен ишетеп, исән-сау, тигезлектә, тынычлыкта, балаларының кадер-хөрмәтен күреп, эшләргә, яшәргә язсын аңа. Бик зур рәхмәт сиңа, олы йөрәкле Кәүсәрия. Һәрвакыт кешеләрне сокландырып яшә!
Раилә Дудко.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев