Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Киләчәкне үз кулыбыз белән төзибез

Олы Елга урта гомумбелем бирү мәктәбе "Мәгариф" милли проекты буенча инновацион мәгариф программаларын киң кертүче мәгариф учреждениеләре арасындагы 2006, 2007 ел республика конкурсларында җиңеп чыкты. Соңгы елда ул Бөтенроссия "Юннат-2011" конкурсында "Мәгарифне модернизацияләү шартларында хезмәт берләшмәләре" номинациясендә икенче урынны яулады, "Фермерлар мәктәбе" программасын тормышка ашырган өчен "Алтын көз" күргәзмәсенең алтын...

Олы Елга урта гомумбелем бирү мәктәбе "Мәгариф" милли проекты буенча инновацион мәгариф программаларын киң кертүче мәгариф учреждениеләре арасындагы 2006, 2007 ел республика конкурсларында җиңеп чыкты. Соңгы елда ул Бөтенроссия "Юннат-2011" конкурсында "Мәгарифне модернизацияләү шартларында хезмәт берләшмәләре" номинациясендә икенче урынны яулады, "Фермерлар мәктәбе" программасын тормышка ашырган өчен "Алтын көз" күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булды, А.С. Макаренко исемендәге халыкара конкурста лауреат исеме алды. ТР агропромышленность комплексының Гранты өчен конкурста җиңде.
Бүгене көндә Олы Елга урта гомумбелем бирү мәктәбендә 116 укучы белем ала. Ул авыл өчен кадрлар хәзерләү буенча уңышлы эшләп килә. Мәктәп укучыларны агротехнологик юнәлештәге программа буенча өйрәтү һәм тәрбияләүгә курс тота. Бу максатка ирешү өчен традицион дисциплиналар белән беррәттән балаларга башлангыч һөнәри белем бирү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. "Мәгариф" милли проекты кысаларында бүленгән средстволар хисабына түбәндәге дисциплиналар буенча лицензияләр алынды: "В" категориясендә автоэш, умартачылык, тегү эше, компьютер дизайны. Якындагы вакытта реклама стендлары буенча программаны тормышка ашыру планлаштырыла.
Бу уңайдан Олы Елга мәктәбендә "Бизнес-план" эшләнде. Аның нигезендә яшелчәчелек ассоциациясе, уку хуҗалыгы оештыру күздә тотыла. Профильле белем бирүнең төп максаты укучыларга булачак һөнәрләрен сайлауда ярдәм итү.
Мәктәп яны участогы 3 гектар мәйданны били. Анда мелиоратив сугару системасы үткәрелгән, тәҗрибә үткәрү бүлекләре бар. Участокта яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә. Халык хуҗалыгының югары казанышлары күргәзмәсендәге ярминкәдә Америка фирмасы мәктәпне эксперименталь мәйданы итеп сайлады. 2011 елның көзендә мәктәп яны участогында заманча сугару җиһазларын кертү буенча инициатив проект эшләнә башлады.
Мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш сыйныф укучылары бизнес-планнарын яклыйлар һәм алга таба үз эшләрен ача алалар. Күпләр туган авылларында калалар, башкалары берничә елдан соң әйләнеп кайталар. ООО агрофирма "Кама-Вамин" эре хуҗалык. Биредә эш урыннары да бар, йортлар төзелә. Шәһәргә китмичә дә базар производствосы ачарга мөмкин. Шуңа да "Яшь фермер мәктәбе" базасында югары технологик предприятие оештырылачак. Бүген үк укучылар дәресләрдә конкрет эш белән шөгыльләнәләр, костюмнар, урын-җир комплектлары тегәләр, мебель ясыйлар. Каникул вакытында өлкән сыйныф укучылары мәшгульлек бюросы аша эшкә урнашалар.
Тәрбияне бернинди баллар белән дә бәяләп булмый. Заманча шартларга җайлашу, компетентлык бәяләнә. Югары уку йортына кергәндә безнең чыгарылыш сыйныф укучылары уйланылган карарга киләләр. Принципта педагогик коллектив эшендә яңалык юк. Без хезмәт белән тәрбияләүнең мәгънәсен генә саклап кала алдык. Файдалы хезмәт белән тәрбияләүне талантлы педагог А.С.Макаренко да пропагандалаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев