Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

«Күңелемне биреп эшлим»

Шәрипова Рәүзәнә апага авылда сокланып карамаган кеше юктыр. Ул кайчан карама эштә, әле мин килгәндә дә ире белән мәш килеп бәрәңге бакчасында эшләп йөриләр иде. Бер минут та алны-ялны белми ул. Әле яраткан эшенә-фермага чаба, әле йорт эшләре белән шөгыльләнә. Тырыш булмаган кеше озак еллар буе фермада эшли алмас иде,...

Шәрипова Рәүзәнә апага авылда сокланып карамаган кеше юктыр. Ул кайчан карама эштә, әле мин килгәндә дә ире белән мәш килеп бәрәңге бакчасында эшләп йөриләр иде. Бер минут та алны-ялны белми ул. Әле яраткан эшенә-фермага чаба, әле йорт эшләре белән шөгыльләнә. Тырыш булмаган кеше озак еллар буе фермада эшли алмас иде, минемчә.
Ул үзе 1970 елда күрше Ямаш авылында туа. СПТУ-17 филиалында пешекче һөнәрен үзләштерә. Авылдашым Фәнил абыйга тормышка чыккач алар безнең Түбән Тегермәнлек авылында яши башлыйлар. Әүвәл ул дуңгыз комлексында эшли, аннары фермада бозаулар карый, озак та үтми савымчы булып эшли башлый. Бар гомерен ул яраткан һөнәренә багышлый.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. Инде ничә еллар буе беренче-икенче урыннардан төшкәне юк.
Бүгенге көндә һәр сыер савучыга 25әр сыер туры килә.
"Гомер буе фермада эшләп ялыкмадыгызмы?" -дим аннан.
Ә ул көлә генә: "Эшемә шулкадәр ияләндем ки, гел шунда барасым килә, башка эштә, белмим, болай күңелемне биреп эшли алыр идемме икән, -ди.
Аннары хезмәт хакы да зарланырлык түгел икән. Колхозлар инвестор кулына күчкәч ул бермә-бер арткан. Шулай ук алар хезмәткәрләрен печән, ашлык белән дә тәэмин итеп торалар. Авыл халкы өчен болары да бик мөһим.
"Җәй көне эшебез ансатрак, сыерларны савып кына кайтасың, ә кыш көне ашатырга, асларын чистартырга, тамакларына да салырга кирәк. Әмма эшемнән һич зарлана алмыйм,-ди ул, эшен яратуын тагын бер кат ассызыклап. -Элек без эшкә трактор арбасына утырып йөри идек, быел менә шофер белән микроавтобус бирделәр, болай куркынычсызрак".
Тормыш иптәше Фәнил абый да тырыш кеше. Мәктәпне тәмамлагач, районыбыздагы "Сельхозхимия" ачык акционерлык җәмгыятендә, аннан соң "Тукай" колхозында механизатор хезмәтен башкара. Ул да гомер буе хезмәттә.
Рәүзәнә апа белән Фәнил абый ике малай үстерделәр. Олысы Фәнис инде үз гаиләсен корып Яр Чаллы шәһәрендә яши, кечкенәсе Фидаил 7 нче сыйныфны тәмамлады.
"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр",-ди бит халык мәкале дә. Мондый гаиләдә үскән балалар берничек начар була алмый. Аларның гаиләсен бик күпләр өчен үрнәк итеп куярга була, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев