Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кайда сугыш, алар анда булган

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең Яңа Арыш авылыннан әлеге сугышта 10 кеше катнашты. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында, сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган егетләр. Якташларыбыз әлеге...

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең Яңа Арыш авылыннан әлеге сугышта 10 кеше катнашты. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында, сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган егетләр. Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Шуларның берсе, якташым-Илдар Әхмәтҗанов.
Ул алты балалы ишле гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлау белән хәрби хезмәткә алына. Аны, Әфганстанда барган сугышка әзерләү өчен, 6 айга Төрекмән башкаласы Ашхабад шәһәренә хәрби укуга җибәрәләр. Укудан соң аңа "старший сержант" дәрәҗәсе бирелә. Соңыннан Илдар абый Әфганстан җиренә аяк баса. Ул аерым материаллар белән тәэмин итүче батальонда (ОБМО) хезмәт күрсәтә. Алар солдатларга йөк машиналары белән снарядлар, ашамлыклар, ягулык ташыганнар, юлны саклап торучы Герат, Фарахруд, Шинданд шәһәрләрендәге солдатларга кирәк-яраклар алып килгәннәр. Кайда сугыш, алар шунда булган.
Илдар абый батырларча көрәшеп, кырыс һәм аяныч сугышта ел ярым хезмәт итә. Күп санлы медальләр белән бүләкләнә. 1988 елның 27 июнендә туган авылына кайта. Шул елның беренче июленнән бүгенге көнгә кадәр колхозда хезмәт күрсәтә ул.
"Әфган" сугышында катнашкан икенче якташым-Мәдинә Габдрахман кызы Ишмөхәммәтова-Минайлюк. 1982 елда Әфганстанга җибәрелә ул. Газни провинциясенә урнашкан хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Нинди генә куркыныч хәлләргә юлыкмый! Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары күп була. Чөнки дошманнарның кайда нинди тозак корулары билгесез. Ә яралылар янына, ашыгыч ярдәм кирәк җирләргә еш барырга туры килә аңа. Бу вакытларда ул табиб кына түгел, ә оста психолог та була белә. Аны һәрчак сабыр, ягымлы, ярдәмчел булганы өчен һәркем олылый, хөрмәт итә. Күргәннәре турында әле хәзер дә дулкынланмыйча, күз яшьләрсез сөйли алмый ул.
Гомер юлыннан бергә атлаячак сөйгән ярын да ул Әфган җирендә очрата. Менә 30 ел инде алар Калининград өлкәсендә бик матур гомер итәләр.
"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел",-ди халык. Без матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен үзләренең тормышларын кызганмаган, бөтен сәламәтлекләрен яу кырларында калдырып кайткан батыр апаларыбызга, абыйларыбызга бурычлы. Алар яулап алган бу тормышка лаеклы булып яшәргә тиешбез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев