Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кар астында салам пышылдый: быел печән яхшы булачак

Яз аена аяк бастык. Көннәр озыная бара, кояш та ягымлырак елмая. Авыл халкы, бакчачылар киләсе ел уңышы турында уйлана башлады. Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанавның яз белән җәйнең ничек киләчәге, уңышның ничек булачагы турында үз күзаллавы бар, чөнки ул табигать сынамышларын яхшы белә. Ул табигатьне 1976 елдан...

Рәсим абый гыйнвар аеның 13е көнне төштән соң кар астына салам күмеп куя. Билгеле бер көннәрдә аны кар астыннан алып, нинди культураның уңышы ничек булачагын билгели. Әгәр дә салам бүртеп, йомшарып китсә, уңыш яхшы була. Әгәр дә ничек бар, шулай ятса, уңыш начар буласы. 19 нчы гыйнварда саламны бер кат тикшереп караган инде ул.

-Печән, көзге бодай, арыш саламнары мулдан булачак. Солы белән арпа саламнары да бүрткән, димәк, аларга да өмет бар. Ә менә язгы бодайга шигем бар, төгәл генә әйтә алмыйм, саламым да иске булмадымы икән дип куркам. 14 гыйнварда җил юнәлешенә карап шуны ачыкладым: җәй матур киләчәк, явым-төшеме дә булачак. Җил көньяктан исте, җәй уртача җылылыкта, артык эссе дә, салкын да булмас кебек. Көз көне кызыл миләш күп булды бит, аңа карап арыш белән көзге бодайның мул булачагын әйтеп була. Имән чикләвеге дә, кура һәм җир җиләге дә шуны күрсәтте. Шунысы бар: алар уңган елны үлем-китемнәр, авырулар күп була,-ди ул

Рәсим абыйның сынамышлары моның белән генә бетми, 19 нчы апрельгә кадәр бара әле.

http://www.salesman.ua/tags/news/id/3500/id_rubric/2

Дилбәр Гарифуллина.

Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X