Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Кама йолдызчыклары”–көмеш лауреатлар булып кайттылар (ФОТО)

Минем кызым Сөмбел беренче сыйныфтан ук бию түгәрәгенә тәм табып, рәхәтләнеп, яратып йөри. Башкача мөмкин дә түгел, әтисе дә иҗатка гашыйк кеше иде.

«Кама йолдызчыклары» район халкын төрледән-төрле чыгышлары белән сөендереп, куандырып килә. Россия, республика күләмендә жиңүләр яулап районыбыз данын еракларга тараталар яшь биючеләр. Район күләмендә бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый. Бию төркеменең алыштыргысыз житәкчесе, үз эшен яратып башкаручы, сәләтле педагог-Әлфинур Шәвәлиева. Төшкә кадәр ул мәктәптә булса, төштән соң кичке сигезгә кадәр спорт комплексында балаларны бию серләренә өйрәтә. Ул һәрбер балага үз баласыдай карый, аларның җиңүләренә сөенә, борчулары булса көенә.
Төркем 2004 елдан бирле "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында катнашып килә. Быел ул Питрәч якларында үтте. Бу конкурска төркем Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган биюне башкарды һәм икенче урынга лаек булды. Ә 13 апрельдә "Кама йолдызчыклары" конкурсның йомгаклау концертында УНИКС сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Икенче биюләре "Кабан күле легендалары" дип атала. Бик тирән эчтәлекле, тарихи бию.
22 март көнне төркем Казан шәһәрендә узган "Весенние выкрутасы" Халыкара конкурс-фестивалендә катнашты. Бу конкурска Санкт -Петербург, Самара, Мәскәү шәһәрләреннән берсеннән-берсе көчле 100 дән артык бию төркеме килгән иде. Әмма монда да безнең биюче егет-кызлар сынатмадылар. Сөмбел Вәлиәхмәтова, Ләйлә Бариева, Диана Габидуллина, Эльвина Гатиатуллина, Тимур Гыйззәтуллин, Инсаф Гыйлаҗев, Булат Гәрәев, Айзилә Дормидонтова, Диләрә Заһитова, Руфина Җәләлова, Рузаль Кадыров, Адилә Мукриева, Булат Минһаиров, Камилә Сафина, Артем Тимофеев, Алия Хәсәнова, Зәлинә Шәрипова, Ләйсән Хәбибуллина, Сиринә Гафиуллина, Рәмис Есбатыров, Ислам Яруллин, Вадим Кузнецов күз явын алырдай чыгыш ясап, көмеш лауреатлар исеменә лаек булдылар.
Мондый фестивальләрдә катнашу күп кенә чыгымнар сорый. Әле ярый районыбызда спорт, үзешчән сәнгать бәйгеләрен оештыруда ярдәм кулы сузучы иганәчеләр бар. Ә бу фестивальгә бару өчен Айгөл Заһитова, Дормидонтовлар гаиләсе зур ярдәм күрсәттеләр.
Гүзәл Дормидонтова бию бәйгеләре саен барып балаларны барлап, киендереп, чәчләрен тәртипкә китерсә, Руслан акчалата булышты.
Районыбызның культура бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләре Мансур Маннанов, Наталья Хәмидуллина шулай ук матди һәм мораль ярдәм күрсәттеләр.
Һәр игелекле эшләре үзләренә изгелек булып кайтсын!
Гөлнара Вәлиәхмәтова.
"Кама йолдызчыклары" бию төркеменә йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән.
Фото: redrs@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев