Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Истә татлы мизгелләр

"Гомер юлы аккан су кебек" дигән сүзләр халык җырында урынлы яңгырый. Үткәннәрне күңелдә барлаганда вакыйгалар һәрвакыт әле кичә генә булгандай тоела. Райондашларыбыз күптән түгел ялкынлы иҗаты белән халык арасында популярлык казанган якташыбыз, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Аның белән очрашуыбыз әле бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Ул чакларда Кадыйр Олы...


"Гомер юлы аккан су кебек" дигән сүзләр халык җырында урынлы яңгырый. Үткәннәрне күңелдә барлаганда вакыйгалар һәрвакыт әле кичә генә булгандай тоела.
Райондашларыбыз күптән түгел ялкынлы иҗаты белән халык арасында популярлык казанган якташыбыз, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Аның белән очрашуыбыз әле бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Ул чакларда Кадыйр Олы Солтан мәктәбенең 9 сыйныфында укый иде. Уртача чандыр гәүдәле, башкаларга охшаш булмаган сихри тавышлы, бераз сипкелле йөзле, күпереп торган куе чәчле бу малай олыларча фикерләве белән үзенә җәлеп итте. Авыл клубында әдәби кичәләрдә, концертларда ул актив катнаша иде. Кадыйрның шигырьләр укуы, сүзләрне төгәл, дөрес итеп әйтә белүе күпләрнең күңеленә хуш килде. Нәкъ шул елларда мәктәптә шук малайлар аңа шагыйрь дип кушамат та тактылар. Тик аның белән истәлекле очрашу мизгелләребез бераз соңрак булды. Яшьлек бит, Кадыйр үзе белән бергә укучы Янтык авылы кызы Фәүзияне яратып йөри башлагач, без аның белән тагы да дуслашып киттек. Чөнки ат җигеп күрше авылга кызлар янына гел икәү бара идек. Ул вакытта мин Янтык авылы кызы Розаның башын әйләндереп йөрдем. Шулай итеп һич көтмәгәндә без Кадыйр белән "Янтык кияүләре" исеменә ия булдык. Ә ул авыл бездән 12 километр ераклыкта иде. Бервакыт күзачкычсыз буранлы көнне Янтыкка бардык. Клубта күңел ачып, кызларны озаткач, кайтыр юлга чыктык. Ә кырда буран тагын да катырак котыра башлаган иде. Җитмәсә әле чана бавы өзелде. Мин азапланып бау бәйлим, ә Кадыйр чанадагы саламга күмелеп ятып шигырь укый. Андый нужалы төнне ничек онытасың. Инде күп еллар үтсә дә, бер куплеты бүген дә истә.
Солтан-Янтык арасы,
Атлар белән барасы.
Мәхәббәт дип нужа күрә,
Ике адәм баласы.

Менә шундый татлы, нужалы мизгелләре белән хәтердә калды безнең мәктәп елларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев