Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Исәнме туган мәктәбем

Беренче сентябрь көннен һәркем дулкынланып көтеп ала. Безнең чыгарылыш 9 нчы сыйныфлар өчен дә күңелгә ятышлы булды. Сыйныфташларыбыз алдында сораулы, җаваплы эш торды. Укуны тагын дәвам итәргәме, әллә мөстәкыйл тормыш сайларгамы дигәни сорау берәүгә дә тынгы бирмәде. әмма без дөрес юл сайладык дип уйлыйм. Исәнме, туган мәктәбем!

Һәрвакыттагыча бу көнне мәктәп ишегалды халык белән шыплап тулган иде. Олы букетлар арасыннан күренер-күренмәс беренче сыйныфка баручы балалар янәшәсендә кайгыртучан әти-әнилар, укучылар, укытучыларның шат йөзләре балкый.

Тәбрикләү сүзләреннән соң һәрбер укучы өчен җаваплы уку елы башлануын искәртеп кыңгырау чыңлый. Ә мәктәбебез быел зур үзгәрешләр кичергән. Тәрәзәләр алыштырылуы бүлмәләргә ямь биреп тора. Спорт мәйданчыгын һич танырлык түгел. Ниһаять без анда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйный алачакбыз.

Беренче кыңгырау чыңлату кебек мактаулы миссияне 11 нче сыйныфны тәмамлаучы Алмаз Нотфуллин белән беренче сыйныфта укыячак Азалия Мингариповага йөкләделәр. Ничек күңелле, без кабат бергә. Бер-беребезнең уңышларына сөенеп, йомшак укучылар өчен борчылу вакыты килеп җитте. Алда безне катлаулы укулар, җаваплы имтиханнар көтсә дә кыенлыклар алдында без югалып калмыячакбыз. Чөнки без узара дус татау яшибез, яраткан укытучыларыбыз да һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер. Яшәсен гимназиябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев