Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Исламия Хәбибрахманова: әнинең исеме дә җисеменә туры килә

Күңелләрең синең гөлләр кебек, Йөрәгеңә күпме наз сыйган. Син елмайсаң, әнкәй, әйтерсең лә, Яктырыплар китә бар җиһан,-дигән җырга әйләнгән шигъри юллар белән үземнең язмамны башлап җибәрергә телим. Чөнки нәкъ менә әлеге юлларда минем әнкәем турында язылган.

Минем әнкәй Котлы Бөкәш авылында туган. Кечкенәдән үк ул кешеләргә хөрмәт белән карый торган, тәртипле, тәрбияле, мөләем, чибәр кыз булган. Аның исеме дә җисеменә туры килә-Гөлнур. Кешеләргә нур, көләч йөз өстәп торучы дигәнне аңлата.
Әнкәй үсеп җитеп Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, минем әткәемә кияүгә чыккан. Һәм шуннан без-өч балалары дөньяга аваз салганбыз. Апам-Гөлсирин, абыем-Инсаф һәм мин-Исламия.
Минем әнкәем олы хөрмәткә лаеклы кеше. Ул үзенең 26 елын балалар укытуга багышлаган. Шуның 20 елын районыбызның Таулар авылы башлангыч мәктәбендә үткәрсә, 6 ел инде инглиз теле укытучысы буларак Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбендә эшли.
Мәктәптә дә ул безгә, балаларына, тәртипле, белемле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ярдәмчел булырга өйрәтә. Һәм гаиләбездә дә ике оныгын тәрбияләргә вакыт таба. Ул аларны үз балаларыдай якын күрә, ярата, иркәли, сөя һәм гел бәхет тели. Оныклары да әнкәемне яратып, "Әбекәй" генә дип торалар.
Бүгенге көндә без-әнкәем, әткәем, әбием һәм мин-Таулар авылында, төп йортта яшибез. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, кайгы-шатлыкларны бүлешеп, абыем белән апамның, туганнарыбызның уңышларына сөенеп, тату гаилә булып гомер итәбез.
Гаиләбездә әнкәем үзе килен, үзе кайнана, үзе әби, үзе балаларының яраткан, хөрмәтле әнкәйләре һәм әткәебезнең сөекле хатыны да.
Мин үземнең газиз әнкәемне бик яратам. Аның белән горурланып, аннан үрнәк алып яшим.
Исламия Хәбибрахманова,
Шомырбаш мәктәбе,
7нче сыйныф укучысы.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X