Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Игелекле хезмәт юллары

Бу язма хезмәт ветераны, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган "Өлкән укытучы" исеменә лаеклы булган Хәдичәбикә Мөгыйн кызы Җамалиева турында.

Ул күрше Татар Казысы авылында туып үскән. Башлангыч белемне авылда алгач, 5-6 сыйныфларга 5 чакрым ераклыктагы Керәшен Казысына йөри. 7 нче сыйныфны шул елда авылда ачылган мәктәптә тәмамлап, 8-10 сыйныфка 12 чакрым юл үтеп Олы Солтан мәктәбенә килә. Язгы-көзге, кышкы суыкларда бәрәңге, яртылаш алабута катнаштырылган күмәч салынган биштәр асып, чабата киеп, кайтып йөрүләр 55 елдан соң да күз алдында, ди әңгәмәдәшем. Алар сеңлесе Фатыймабикә белән бер гаиләдән икәү йөреп укыйлар. Ул чорлар өчен зур сумма акча булса да, тырыша әниләре, ике кызына түләү өчен 300 сум акча юнәтә, тырышып укый Хәдичәбикә. Бигрәк тә татар телен үз итә. Бу фәннәрне укыткан мәктәп директоры Ленин орденлы Хәнифә Вәлиулла кызы дәресләрен бигрәк тә ярата. Киләчәктә укытучы булырга хыяллана. 10 сыйныфны тәмамлагач, педагогия институтына керү имтиханнары тапшыра, ләкин конкурстан уза алмый. Казан сәүдә училищесына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлап, шәһәр кибетләренең берсендә сатучы булып эшли. Бер үк вакытта тегүчелек һөнәренә өйрәнә. 2 ел сатучы булып эшләгәч, тормышында кискен борылыш булганын сизми дә кала. Язмышы авылга кайтара аны. Ул Солтанда сатучы булып эшли башлый. Шунда Габделфәрт белән таныша. Бу дуслык мәхәббәткә әйләнеп, 1958 елның 13 декабрендә гаилә коралар. Мәктәптә укулар башлангач, аны дирекция эшкә чакыра. Шул көннән (1960 ел) 40 ел дәвамында үз вазыйфасын намус белән башкара ул. Татар теле фәнен укыта, бер үк вакытта хезмәт дәресләрен дә алып бара. Читтән торып укып, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенең бөтен белемен, көчен балалар тәрбияләүгә багышлый. Коллективта, балалар, әти-әниләр арасында зур ихтирамга лаек ул. Укучылары да үзен бик яраталар. Күбесе инде күренекле шәхесләр булып җитештеләр. Бертуган Гаффаровлар, Балыклы Чүкәй укытучысы Әлфинур Билалова, Тулуш мәктәбе директоры Гөлчирә Нуриева һәм башкалар аның шәкертләре. Хәдичәбикә апаларының киңәшен тотып галим булып җитешкән укучылары да күп. Болар бар да мөгаллимәнең фидакарь хезмәт уңышлары. Эштә өлге булган кебек, гаиләдә дә һәрчак үрнәк килен, яхшы хатын, кайгыртучан әни була белде ул. 45 ел кайната-кайнанасын хөрмәтләп гомер итте. Илдә демократия җилләре исеп, дингә уңай караш башлангач, ул балаларга гарәп телен укыта башлады. Авылда мәчет төзү эшендә дә ире Габделфәрт белән башлап йөрделәр. Төзелешкә үзләреннән саллы өлеш керттеләр. Кайнанасы Нәгыймә әби дини белгеч, Коръән аятьләре белән өшкереп дәвалаучы иде. Бу игелекле дәвалау үзлеген үзләштереп, бүгенге көндә дә саваплы эшен дәвам иттерә. Алар 50 ел тату гомер кичереп, ике ул үстереп, аларга югары белем бирделәр. Үзләре кебек балалары, киленнәре, оныклары да динне хөрмәт итәләр, намаз укыйлар. Кызганыч, Габделфәрт абый гына бакыйлыкка күчте.
Шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче изге күңелле мөгаллимә, авылыбыз остабикәсе кылган гамәлләре, вәгазьләре белән барыбызга да үрнәк булып тора. Аңа киләчәктә дә саулык, бәхет телибез.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев