Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Иң күп балыкны гимназиялеләр каптырды

Күптән түгел Шумково авылы янәшәсендәге плотинода укучылар арасында кармак белән балык тоту буенча район башлыгы призларына ярышлар уздырылды. Аны район администрациясе ТР милли экология фонды катнашында оештырды. Максаты-балалар һәм яшьләр арасында балык тоту спортын популярлаштыру.

Турнир өч яшь категориясендә (10-12 яшь, 13-15, 16-17) шәхси һәм команда беренчелекләренә уздырылды. Ярышларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин ачты. ТР милли экология фонды рәисе Евгений Редькин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Маннанов та ярышта катнашучы үсмерләргә уңышлар теләделәр. Ярышларның судьясы ООО "Круг" җитәкчесе Юрий Караганов ярыш шартлары белән таныштырды.
Малайлар бер-бер артлы кармакларын ыргыттылар. Уңыш кемгә елмаер? 10-12 яшьлекләр арасында Зур Мәшләк мәктәбеннән Валерий Степанов иң оста балыкчы булуын күрсәтте. Ул 1,8 килограммлы балык тотты. Балык бистәсе гимназиясеннән Искәндәр Гарипов-икенче, Балык бистәсе 2 нче мәктәбеннән Михаил Мозохин өченче урынны алды.
13-15 яшьлекләр арасында Радик Якимов (Зур Мәшләк) 2 килограммлы балык тотып беренче урынга чыкты. Артур Дубровин (2 нче мәктәп), И.Зиннәтуллин (гимназия) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
16-17 яшьлек үсмерләрдән Салават Хәбибуллин (гимназия) 3,2 килограмм балык тотып иң яхшы күрсәткечкә иреште. Алексей Тимофеев (Шомбыт)-икенче, Айдар Гарипов (гимназия) өченче урында калдылар.
Команда исәбендә Балык бистәсе гимназиясе балыкчылары җиңеп чыктылар. Шомбыт мәктәбе икенче урынны алды, өченче урынга Зур Мәшләк командасы лаек булды. Беренче урынны алган гимназия командасы махсус призга лаек булды. Иң зур балык (28 см.)тоткан Валерий Степановка да махсус приз тапшырылды. Турнирның иң яшь катнашучысы Назиф Зарипов янып торган балык белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә шулай ук Кубоклар, Почет грамоталары, медальләр, призлар тапшырылды. Турнирдан соң укучылар учакта хәзерләнгән чәй, коймак белән сыйландылар.
БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев