Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Иң көчлеләр арасында да җиңүчеләр

29 августтан 1 сентябрьгә кадәр Удмуртиянең Можга шәһәрендә судомодель спорты буенча Россия кубогына ярышлар булып узды. "Иң көчлеләр матчы" дип аталган бу ярышларны Удмуртиянең яшьләр эше һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Россия судомодель федерациясе оештырды. Шәһәр читендәге "Солдат күлләре" дип аталган табигатьнең гүзәл урынында Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Мәскәү, Воронеж, Саратов,...

29 августтан 1 сентябрьгә кадәр Удмуртиянең Можга шәһәрендә судомодель спорты буенча Россия кубогына ярышлар булып узды. "Иң көчлеләр матчы" дип аталган бу ярышларны Удмуртиянең яшьләр эше һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Россия судомодель федерациясе оештырды. Шәһәр читендәге "Солдат күлләре" дип аталган табигатьнең гүзәл урынында Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Мәскәү, Воронеж, Саратов, Киров шәһәрләреннән килгән яшь спортчылар көч сынаштылар.
Безнең үсмерләр Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясадылар. Никита Наумов һәм Альгиз Гыйлемханов түгәрәк җитәкчесе Владимир Елисеев, техник консультант Юрий Тихонов кул астында бу ярышларга җәй буе хәзерләнделәр. Балалар иҗат үзәгендә көймә модельләрен әзерләделәр, аларны Кама елгасында сынадылар. Тырышлыклары бушка китмәде, безнең спортчылар бик яхшы чыгыш ясадылар. Никита Наумов F3-E классындагы модельләр арасында беренче урынны яулады, Россия кубогына ия булды. Альгиз Гыйлемханов исә "Мини-Эко-Эксперт" классында икенче урынга чыкты. Нәтиҗәдә Татарстанның үсмерләр командасы бу дәрәҗәле ярышта беренче урынны яулады. Алар узган ел да призлы урында калганнар иде. Бу уңышларда балыкбистәлеләрнең дә күләмле өлеше булу куандыра әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев