Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Хуш, мәктәп, үз күрден...

Кыңгыраулы мәктәп еллары-күңелдә кала торган иң шатлыклы мизгелләрнең берсе.Тиздән укытучыларыбыз, мәктәбебез белән хушлашыр вакыт килеп җитәчәк һәм безнең яраткан укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Укытучы-катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр. Укытучы булыр өчен табигать биргән зирәклек, сабырлык, сәләт кирәк. Бу һөнәр ияләре укучыларны яратырга, аларны олы...

Кыңгыраулы мәктәп еллары-күңелдә кала торган иң шатлыклы мизгелләрнең берсе.Тиздән укытучыларыбыз, мәктәбебез белән хушлашыр вакыт килеп җитәчәк һәм безнең яраткан укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә.
Укытучы-катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр. Укытучы булыр өчен табигать биргән зирәклек, сабырлык, сәләт кирәк. Бу һөнәр ияләре укучыларны яратырга, аларны олы тормышка әзерләргә тиеш. Безнең мәктәп укытучылары бу сыйфатларның һәммәсенә дә ия. Алар яхшы күңелле һәм кайгыртучаннар. Безне гел яхшылыкка, тәртипкә, игелеклелеккә генә өйрәтәләр. Укытучыларыбыз һәрберебезгә шәхес итеп карыйлар, күңелләребезгә ачкыч таба беләләр, уку өчен уңай шартлар тудырырга омтылалар. Мәктәбебездә һәрвакыт төрледән-төрле кызыклы бәйгеләр үтә. Безне бигрәк тә бу бәйгеләрнең татар телендә уздырылуы сөендерә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз эшләренең осталары. Алар телебезне саклау, үстерү, без-укучыларга җиткерү өчен чын күңелләрен биреп эшлиләр. Күптән түгел татар теле укытучылары Раушания Мамакова һәм Нурҗиһан Исмәгыйлева 11 нче Б сыйныфы кызлары белән милли рухта "Ягез әле, кызлар" конкурсы оештырдылар.Бәйгедә катнашучы кызлар үзләренең тырыш укучылар, булачак уңган хуҗабикәләр, телебезне, гореф-гадәтләрне белүче һәм саклаучылар булуларын күрсәттеләр. Мондый бәйгеләр уку процессын тагын да кызыграк һәм күңеллерәк итә. Шулай ук укытучыларыбыз белемнәрен арттыру-тулыландыру өчен дә вакыт табалар, яңа технологик алымнарны өйрәнәләр.Без аларның дәресләрен көтеп алабыз, чөнки алар һәр теманы безгә җентекләп өйрәтәләр. Бу шигырь юллары да безнең укытучыларыбыз турында:
Укытучым,якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта,
Авыр чакта ярдәм кулын суза,
Йомшак сүзе белән юата.
Тормыш юллары кая гына илтсә дә, хөрмәтле укытучыларыбыз, сез һәрвакыт күңел түребездә булырсыз.
Регина Исмәгыйлова.
Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 11 Б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев