Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Хезмәт кешене бизи

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Әмма теләсә-нинди эш түгел, ә үзең яратып, тәм табып эшли торган хезмәт кенә нинди дә булса нәтиҗәләр китерә. Язмам шундый тырыш, эшенә бөтен күңелен биргән хезмәттәшем "Акчарлак" приютында завхоз...

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Әмма теләсә-нинди эш түгел, ә үзең яратып, тәм табып эшли торган хезмәт кенә нинди дә булса нәтиҗәләр китерә. Язмам шундый тырыш, эшенә бөтен күңелен биргән хезмәттәшем "Акчарлак" приютында завхоз һәм шофер вазыйфасын башкаручы Рамил Вагиз улы Рәхимов турында.

Рамил абый белән 19 ел бергә эшләгәнгә күрә, аны бик яхшы беләм. Һәрвакыт коллектив үзәгендә, җитешмәгән җире юк аның. Югары Тегермәнлек участок хастаханәсендә эшләгән вакытта авыруларны азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин итү аның өстендә иде. Эш сәгате булмаган вакытта чакырсалар да, һич авырсынмыйча килеп җитә, кирәк чакта ашыгыч ярдәм машинасына утырып авыруларны район үзәк хастаханәсенә озата иде ул. Хәзер инде менә 10 ел "Акчарлак" приютында шул ук вазифаларны башкара. Балаларны кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Хезмәттәшләре, җитәкче генә түгел, балалар да бик яраталар Рамил абыйларын. Ишектән килеп керүгә кочагына барып сарылалар. Әтиләре кебек якын күрәләр аны. Ә кече күңелле, эчкерсез, һәрвакыт җор телле Рамил абый һәрберсен үз баласы кебек якын күреп иркәли, күңел җылысын кызганмый. Менә шундый бар яктан да килгән, шаян-шук, олы җанлы, нинди генә эшкә тотынса да бар күңелен биреп эшли торган кеше ул.

Әле тиздән хезмәттәшемнең 50 яшьлек юбилее да. Аны чын күңелемнән барлык коллектив исеменнән туган көне белән кайнар котлыйм. Эшендә һәм тормышында уңышлар теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев