Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Туган якта табылган бәхет

«Хәерле юл, кадерлем, исән-сау гына әйләнеп кайт, игътибарлы йөр, яме». Белгән догаларын күңелдән кабат-кабат әйтеп, ерак юлларга сәфәр кылучы тормыш иптәшен әнә шулай эшкә озата ул. Үзе шәһәр кызы. Балык бистәсе егетенә кияүгә чыгып, район үзәгенә кайта. Күп кенә яшьләрнең бәхет, эш эзләп шәһәргә качкан чорында, ул киресенчә, тормышын нәкъ...

«Хәерле юл, кадерлем, исән-сау гына әйләнеп кайт, игътибарлы йөр, яме». Белгән догаларын күңелдән кабат-кабат әйтеп, ерак юлларга сәфәр кылучы тормыш иптәшен әнә шулай эшкә озата ул. Үзе шәһәр кызы. Балык бистәсе егетенә кияүгә чыгып, район үзәгенә кайта. Күп кенә яшьләрнең бәхет, эш эзләп шәһәргә качкан чорында, ул киресенчә, тормышын нәкъ менә авыл белән бәйли. Сүзем "Бәләкәч" балалар бакчасының музыка белгече Алсу Сафина турында.

Чаллыда туып үссә дә, холкы белән авыл кызы ул. Курыкмыйча һәр эшкә ябыша, җиренә җиткереп башкарып та чыга."Җиргә, авыл эшенә карата мәхәббәтне әби белән бабай тәрбияләде. Җәйге каникуллар җитүгә безне абый белән Чаллыбаш авылына кайтаралар иде. Әби чиләк-чиләк камыр куеп, таба ашы пешерергә өйрәтте. Бабай бакча эшләренең серенә төшендерде" - дип искә алды ул балачак елларын. Йорт мәшәкатьләреннән тыш, аны җәйләүгә сарык көтәргә дә йөрткәннәр. Бер яңгырлы көндә көтүдән сарыклары урманга таба тарала. Булышырга янында беркем дә булмый. "Баш бетте, сарыкларны түләтерләр инде", - дип елый-елый аларны эзләргә керешә. Бәхетенә бабасы килеп җитә.

Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама музыкаль көллиятенә укырга керә. «Мин укыган вакытларда, укытучыга карата хөрмәт зур иде. Әни мине музыка укытучым Гөлназ Шарифуллинадан үрнәк алып яшәргә өйрәтте. Мөгаллимә әйткән сүз һәрчак дөрес, каршы әйтергә һич ярамый иде. Үзем аның белән горурлана идем. Музыкага карата мәхәббәтне дә ул тудырды", - дип сөйли ул. Көллиятне тәмамалап, педогогика университетына читтән торып укырга керә, кияүгә чыга. Район үзәгендә эш тә табыла. Сәнгать мәктәбендә балаларга музыка серләрен өйрәтә башлый. Бу елны ул класска мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыя. Уку башында авыр клавишаларны бер бармак белән баса башлаган укучылар, ел ахырына ике куллап уйный башлыйлар. Белгечләр һәрбер җирдә кирәк. Музыка дәресләре алып бару өчен аны балалар бакчасына эшкә чакыралар. Алсу биредә дә үзен күрсәтергә өлгерә. Нәтиҗәләре дә бар. Ике ел рәттән район һәм зональ конкурсларда дипломат булган.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Улы Вилдан да җыр көйләргә ярата. Балалар вокаль ансамбеленә йөри. Район һәм зональ конкурсларында катнашып, дипломат исемен алган. Мин аларга килгәндә абыйсына кушылып кечкенәкәйләре Султана да җырлый иде. Кем белә, бәлки менә дигән җырчы булырлар.

Уңган хуҗабикәләрнең дә берсе ул Алсу. Нинди генә табын ризыгы пешерми. Өчпочмагын, бәлешен, чәк-чәген менә дигән итеп ясап ала. Телләреңне йотарлык була. Без сөйләшкән арада безе өлгертеп алды ул, миңа да ясау серен сөйләде. Йомырка агын бер сәгатьләп суыткычта тотканнан соң, кабартканчы болгатты. Шикәр комын әз-әзләп салып торды. Бу массаны табага тезеп, сүрән мичкә сәгать ярымга куйды.

Бакчасына чыксаң, хуш исле чәчәкләреннән баш әйләнә. Нинди төрләре генә юк анда. Роза, пион, гладиолус, гортензия, җәсмин чәчкәләре өй каршының яме булып тора. Әллә ничә сортлы кәбестә дә үстерә ул. "Иртә һәм соң өлгерә торган гади кәбестәне үстерүе җайлы. Ә менә пикинский, брокколи, төслеләре аеруча игътибар сорый", - ди ул. Бу төрләрнең орлыгын май башында ук чәчеп куя. Бераз үсә төшкәч, аралап утырта. Салкын су сибеп тора. Бу төр кәбестә яфракларын бакча кортлары бик ярата икән. Алсу аларны агуламый, атна саен көл сибеп куркыта. Файдасын да күрә.

Гаилә - тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк без бик бәхетле. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-беребезне саклап, рәнҗетмичә хөрмәт белән яшәргә кирәк. Тирә-юнебездә шундый гаиләләр булуы күңелне сөендерә.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X