Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Хаталы сайт татар телен үстерергә ярдәм итәрме?

Tатарстанлылар республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау турындагы дәүләт программасының үтәлешен шәхсән күзәтеп бара алачак. Бу максаттан Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы махсус сайт эшләтеп җибәрде. Әлеге сайтның максаты - Татарстанда гомер итүче төрле милләт вәкилләре белән тыгыз элемтә урнаштыру, халыкка әлеге программаның үтәлеше турында сөйләү. Өстәвенә, теләге булган...

Tатарстанлылар республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау турындагы дәүләт программасының үтәлешен шәхсән күзәтеп бара алачак. Бу максаттан Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы махсус сайт эшләтеп җибәрде.

Әлеге сайтның максаты - Татарстанда гомер итүче төрле милләт вәкилләре белән тыгыз элемтә урнаштыру, халыкка әлеге программаның үтәлеше турында сөйләү. Өстәвенә, теләге булган һәркем әлеге сайтка кереп, үзенең теләк һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала. tel.tatar.ru порталы аша кешеләрдән килгән төрле шелтә һәм кисәтүләрне дә кабул итәчәкләр.

Хәзерге вакытта әлеге порталны тулы көченә эшли дип әйтеп булмый әле. Шулай булуга да кармастан, биредә "Исән тел - исән милләт" ("Живой язык - живая нация") конкурсы кагыйдәләре белән танышырга мөмкин инде.

Әлеге дәүләт программасын тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән финанс ярдәменең күләме дә зур итеп язып куелган. 2014 елда ул 167,4 миллион сум тәшкил иткән. Оештырылган чаралар саны исә ел азагына кадәр160ка җитәргә тиеш.

Шунысы гына сәер, Татарстанның дәүләт телләрен, шул исәптән татар телен дә саклау, үстерү программасына багышланган сайтның татар версиясендә хаталы язулар бар. Сайтны ясаучылар үзләре дәүләт телләрен саклауга әллә ни җитди карамый, күрәсең...

матбугат ру сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев