Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Халык файдасына яңалык

Бу елдан башлап салым түләүләре авыл кешеләре файдасына үзгәртелде һәм бердәм салым системасы кертелде.

Бу елдан башлап физик затлар тарафыннан түләнергә тиешле җир, транспорт, милек салымнарын берләштерү турында карар кабул ителде. Безгә еш кына бу хәбәрнең өстенлекле ягы нәрсә дигән сорау бирәләр. Элеккегеләре кебек әлеге хәбәрдә дә салым базасында булган түләү вакыты белән бәйле, ташламалар хакында һәм башка күп төрле мәгълүматлар күрсәтелә. Аның өстенлеге шунда, салым түләүче хәзер бер документ белән барлык салымнары хакында мәгълүматлар белән таныша ала. Шуның нәтиҗәсендә ялгышлык булган очракта аны бик тиз төзәтеп үзгәрешләр кертергә мөмкин булачак. Аннары бүген кайберәүләрне бу түләү хәбәренең кайчан килүе кызыксындыра. Федераль салым службасы тәкъдиме белән быел 2011 ел өчен салым түләү хәбәре халыкка 2012 елның 1 октябренә кадәр тапшырылырга тиеш. Монда, мөгаен, кайберәүләр булган милек, дача участогы, фатир башка шәһәрләрдә теркәлгән булса, түләүләр ничек булачак дигән сорау бирерләр. Һәрбер салым органыннан объект урнашкан урын буенча салым түләү турында хәбәр киләчәк. Салым органнары җибәргән хәбәрдә махсус бланкада гариза да теркәлгән. Анда җибәрелгән ялгышлыклар, төгәлсезлекләр хакында хәбәр итәргә мөмкин булачак. Салым органнары тарафыннан түләүдә ялгышлыклар җибәрелгән булса, бу очракта төзәтмәләрдән соң яңадан исәпләүләр үткәреләчәк. Ә инде агымдагы елның 1 октябренә кадәр салым түләү хакында хәбәр килмәсә, турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изменения в налогах