Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

«Галстугым шуңа ал минем»

Шулай беркөнне район балалар иҗат үзәгеннән шалтыраталар: « Рузидә, сине 19 май көнне Биектау районына пионер оешмасының 90 еллык юбилее уңаеннан уздырылачак слетка җибәрәбез"-диләр. Мәктәптә эшнең хәзер кызган чагы, шуңа да карамастан мин барлык мәктәп, гаилә эшләрен калдырып ризалаштым. Елена Блинова Николаевна һәм Тегермәнлек мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Диләрә Габидуллина...

Безне анда бик җылы каршы алдылар. Барган көнне үк Казанга Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына "Умырзая" дип исемләнгән спектакль карап кайтырга тәкъдим ясадылар. Бу безгә зур бүләк булды.
Икенче көнне барабан, бырга тавышлары астында безне йокыдан уяттылар. Шуннан соң көннең мөһим вакыйгалары башланды: тантаналы линейка, танышу, спорт ярышлары... Һәм арадан пионер оешмасының мактаулы ветераны Луиза Сабировна: "Мин Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы сафларына басканда, иптәшләрем алдында тантаналы вәгъдә бирәм: Ватанымны чын күңелдән яратырмын, бөек Ленин васыять иткәнчә, Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә яшәрмен, укырмын һәм көрәшермен."-дип ул үзенең чыгышын башлады.
Пионер сафларына кергәндә иптәшләре алдында тантаналы төстә әйтелә торган вәгъдә сүзләрен безнең буын балалары яхшы хәтерлиләрдер дип беләм. Минем дә бу сүзләрне ятлаганым, кызыл галстукны муеныма таккан мизгелләрдә бик зур горурлык хисе кичергәнем бүгенгедәй хәтеремдә.
Кызыл галстук - Кызыл байракның аерылмас бер өлеше. Ул пионер оешмасында булуны аңлата. Галстукның өч очы өч буынның: коммунистларның, комсомолларның һәм пионерларның какшамас бердәмлеген чагылдыра. Кызыл галстукны өйдә онытып калдыру бернинди кагыйдәләргә дә сыймый иде. Хәтерләре начар булган укучыларны өйләренә кат-кат йөгертәләр иде. Әле мине дә Биектау мәктәбендә укыган вакытта галстукны онытканым өчен Сатлыганга кадәр йөгерттеләр. Мин моны бик ачык хәтерлим.
Слетның һәр сәгате, минуты мавыктыргыч чараларга бай булды. Шунда ук "Иң шәп вожатый" бәйгесенең финалы да узды. Безнең районнан Тегермәнлек мәктәбе укучысы Диләрә Габидуллина катнашты. Ул үзенең тапкырлыгы, үткенлеге белән тамашачыны таң калдырды. Слетта уздырылган чаралар турында шактый күләмле китап та чыгарырга мөмкин.
«Һәрвакыт һәм һәркайда -көндәлек тормышта да, бәйрәмдә дә, мәктәптә, өйдә, урамда да-пионер галстугының кадерен белегез. Муеныңа галстук тактыңмы - аны сакла. Ул кызыл байрак белән бер төстә. Галстугым шуңа ал минем»- дип тәмамлады үзенең чыгышын Луиза Сабировна.
Слеттан барыбыз да матур, оныта алмаслык хисләр белән кабат кайтыр юлга кузгалдык.
фото www.yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев