Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гафыйл булмыйк!

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә безгә-үзенең колларына-тәкъдим иткән җәннәтләренә керү өчен, кушканнарын үтәп вә тыйганнарыннан тыелып, Ислам кануннары вә пәйгамбәребез сөннәте буенча яшәргә боерган. Һәм дә гыйбадәт вә тәүбә-истигъфар кылып, савап эстәү, гөнаһлардан арыну, Үзен даими зекер итеп, хак мөэмин-мөселманнар юлына басу өчен бөтен мөмкинлекләрне дә булдырган.

Мисал өчен иң элек атнаның иң хәерле көне саналган җомга көненә тукталыйк. Бу көнне Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләрне, аерым алганда, җомга намазын чын күңелдән вә җиренә җиткереп башкаручылардан 600000 кешегә үзенең җәннәтенә керергә юллама бирер икән. Шунлыктан, җомга намазын вә башка гыйбадәтләрне: "Әлеге бәндәләрнең берсе мин булсам иде!"-дип кылырга, шул теләктә булырга кирәк.
Тагын шунысы: җомга намазы ике гаеттән дә зуррак. Ул мескеннәрнең хаҗы санала. Әмма күпләр җомга намазының әҗер савабы бик зур булуын белми. Белсәләр, мәчеткә үрмәләп булса да барырлар иде, дигән пәйгамбәребез.
Җомга көнне, бәлки, намаз вакытындадыр, шундый бер сәгать бар, шул сәгатьтә теләгән теләкне Раббебез кабул итмичә һич калдырмас ди. Шуңа күрә әлеге сәгатьнең кайчан булачагын белмәстән, җомга көн, кояш баеганчыга чаклы, зекердә булырга, Раббебезны олылап, яхшы гамәлләр генә кылырга тиешлебез. Чөнки уйламыйча әйткән һәр начар сүзебез, яман гадәтләребез, начар теләкләребез шушы сәгатьтә үзебезгә афәт китерүе, зыян салуы бар.
Инде менә изге айларны искә алыйк. Аларның беренчесе-Рәҗәб-Аллаһ ае. Мөселманнар вә динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгаларга бик бай. Әйтик, бу айда пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан. 27 нче кичәсендә пәйгамбәребез күккә ашкан. Раббебез белән очрашкан. Шушы көнне безгә 5 вакыт намаз фарыз булган. Бу айда Аллаһыдан гөнаһларыбызны ярлыкауны сорау, нәфел уразасы тоту, гыйбадәтләребезне көчәйтү, туган-тумачалар, күршеләр белән элемтәне ныгыту зур савап.
Пәйгамбәребез әйтүенчә, Рәҗәб аеның беренче көнендә ураза тотсаң-3, ә икенче көнендә тотсаң-2, өченче көнендә тотсаң-1 еллык гөнаһыларың ярлыканыр икән. Инде кемдер, хаталанып, бу кадәрле вакытны гафыйл уздырган икән, Шәгъбан вә Рамазан айларында уяу булырга кирәк. Чөнки бу айларда тоткан ураза шулай ук күп кенә гөнаһларга каффәрәт булыр ди.
Бүген-20 июньдә- башланган икенче изге ай-Шәгъбан-пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм ае. Кыямәт көнендә шәфәгатен алу өчен без, аның сөннәтләрен үтәү, гыйбадәтләребезне арттыру, нәфел уразасы тоту, сәдакалар бирү белән бергә, пәйгамбәребезгә карата булган олы мәхәббәт һәм хөрмәтебезне гыйбадәтләребездә ачык белдерергә тиешбез.
Чираттагы өченче изге ай-Рамазан-безнең, ягъни, пәйгамбәребез өммәте ае. Аңа әзерлек Рәҗәб аенда ук башланса, Шәгъбан аенда ул тагын да көчәя төшә.
Рамазан ае безгә, күңелебезне сафлап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен зур бүләк итеп бирелгән. Бу айда Раббебез кешеләргә нәкъ менә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръәнне иңдергән. Башка айларда аннан, тырышып-тырмашып, бер аять яисә бер хәреф өйрәнсәк, бер хәрефкә 10 савап тисә, әлеге изге айларның баштагы икесендә-1000 әр, ә инде Рамазан аенда хәтта 7000 гә кадәр савап язылыр икән.
Образлы итеп әйткәндә, "Рәҗәб-чәчү, Шәгъбан-су сибү, Рамазан-җыю" айлары. Белгәнебезчә, яхшы орлык чәчсәң, Аллаһ рәхмәте белән, вакытында яңгыр яуса, көзен мул уңыш җыеп алабыз. Шуның шикелле, изге гамәлләребезне чын күңелдән кылсак, аларны яхшы эшләр белән ныгытсак, иншалла, Аллаһ үзенең рәхмәтенә алмыйча калмас. Бу айларда без, Раббебез аларны безләргә мөбәрәк кылып, күбрәк тәүбә итәргә, гыйбадәтләребезне көчәйтергә, ятимнәргә, мескеннәргә вә авыруларга сәдакалар биреп, аларны сөендерергә тиешбез. Әлбәттә, бүләкләр биреп, хәлләрен белеп, үз гаиләбездәгеләрне, дусларны, күршеләрне сөендерү дә зур саваплы. Әлеге изге айларда бу эшләргә һәр мөселман хирыс булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, һәркайсыбыз яман эшләребезне киметик, изге гамәлләрне күбрәк кылыйк, җәмәгать!
Шунысы да бар: агымдагы Рәҗәб ае Аллаһы Тәгалә сугыш һәм талашларны тыйган 4 айның да (Рәҗәб, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм) иң беренчесе. Раббебез әйтә: "Рәҗәб аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар",-ди. Шуңа күрә гафыйл булмыйк, әлеге изге айларны һәм алардагы Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт, Кадер кичәләрен һәммәбез дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешик дисәк, чыннан да, изге санап вә Раббебез кушканча кадерләп, әйбәт итеп үткәрергә тырышыйк. Шушы саваплы айларда Хак Тәгалә каршында чиста, пакъ булып, гөнаһларыбыздан арынып, изге гамәлләр белән танылсак, әлбәттә, иминлек вә ахирәт-дөнья бәхете белән бүләкләнербез-Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә безләрне, сират күпере аша ансат кына-яшен тизлегендә уздырып, үзенең җәннәтләре белән сөендерер, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев