Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Форпост” һичкайчан сынатмас

Хокук тәртибе бозуларны профилактикалау системасын камилләштерү, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын ныгыту максатыннан 2010 елда Балык бистәсе районында "Форпост" отрядлары төзелде. Бүгенге көндә районда 235 кешене үз эченә алган 25 берләшмә актив эшләп килә.

Ел саен "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның хәрби төрләре буенча "Армия калейдоскобы" ярышлары, сафта йөрү һәм җыр конкурслары үткәрелә. Форпостчылар 9 май парадында һәм башка бәйрәм чараларында актив катнашалар.
Район мәктәпләре укучылары, агротехник көллият студентлары белән очрашулар матур традициягә әверелде. Аларда "Форпост" әгъзалары хәрби комсомол дружиналары (БКД), оператив комсомол отрядлары (ОКОД) оешу тарихы турында сөйлиләр. Эшче яшьләрнең, студентларның фидакарьлек үрнәкләре турында искә алалар.
15-17 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә мәктәп, студент һәм яшьләр берләшмәләренең XI үзешчән сәнгать республика фестивале булып узды. Анда Татарстан республикасыннан барлыгы 14 отряд катнашты. Безнең район данын агротехник көллиятнең "Форпост" отряды яклады. Аның составына беренче-икенче курс студентларыннан 10 кеше кертелгән иде. Фестиваль ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылды. Максаты-2011-2014 елларда Татарстан республикасында хокук тәртибе бозуларны профилактикалау республика программасын тормышка ашыруга теләктәшлек итү. Фестиваль хокук саклау хәрәкәтендә катнашучы яшьләргә эстетик тәрбия бирүне, әхлакый, мәдәни традицияләрне саклауны да максат итеп куйды.
Фестиваль Алабуга шәһәре янындагы нарат урманында урнашкан "Яшь төзүче" лагерында үткәрелде. Ул "Форпост" байрагын чыгару һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү белән башланды. Бу минутларда форумда катнашучыларны горурлык хисләре биләп алды инде. Бу аңлашыла да, чөнки алар җәмгыятебезгә кирәкле эш башкаралар. "Форпост" республика үзәге директоры, ТР эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе А.Рыков яшьләрне фестивальнең ачылуы белән котлады. Конкурсларда уңышлар теләде.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Рәсемдә: агротехник көллиятнең "Форпост" отряды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев