Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Флера әби Сафина үз рәхмәтен мәктәп балаларына белгерә

Район газетасы битләрендә Ямаш мәктәбе укучыларының волонтерлык хезмәте турында язылган мәкаләләрне укыгач, үземә ярдәм итүче укучылар-волонтерлар турындагы фикеремне сезнең белән уртаклашасым килде.

Менә өченче ел инде миңа Балык бистәсе мәктәп гимназиясенең 11 б сыйныф укучылары шефлык итә. Җәен-кышын алар минем иң шәфкатьле ярдәмчеләрем. Физик хезмәт сораучы бакча эшләрендә дисеңме, кышын кардан арындырудан димме, алар һәрчак килеп җитәләр. Әхлакый яктан да бик игътибарлы укучылар алар. Бер генә бәйрәмне дә истән чагармыйлар-тәбриклиләр. Менә быел гына да ишектә звонок. Чәчәк тотып елмаеп торган егетләрне күргәч, имәнеп киттем-белем көне белән котларга килгәннәр. Ветеран-укытучыны онытмаганнар, рәхмәт төшкереләре. Ә өлкәннәр көнендә пакет белән күчтәнәч күтәреп килгәннәр. Алырга теләмәдем. "Сез балалар, миңа күчтәнәч алыр өче әти-әниегездән акча алгансыздыр. Кирәкмәс. Минем пенсиям үземне тәэмин итәргә җитә, бит",-дигәч "Без, әби, җәй көне эшләдек",-дип авызларын җырып көлеп торалар, ничек изгелекне кире борасың инде.

Мин бу балаларга да, аларның әти-әниләренә, дә тәрбиячеләренә дә чиксез рәхмәтлемен. "И, Раббым, аларга сәламәтлек бир, бәхетләрен бир, изге ният-максатларына ирешүләрен насыйп ит, киләчәкләрендә ярдәмчел булсаң иде",-дип күңелемнән теләп озатып калам.

Сыйныф җитәкчеләре Резидә Равиловна да бик игътибарлы, әледән әле телефон аша да, очрашканда да хәлемне сораштырып тора, зур рәхмәт аңа.

Барысына да олы ихтирам белән хезмәт ветераны Флера әби Сафина.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев