Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Фикерләр яссылыгында

Мультфильм ни дәрәҗәдә файдалы? Бүгенге көндә телевидениеның кеше белән идарә итү чарасы икәнлеген беркем дә инкарь итә алмый. Ул бигрәк тә баланың әле формалаша гына башлаган психикасына нык йогынты ясый. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен төп тәрбия чарасы булып мультфильмнар тора. Бүгенге көндә аларның ниндиләре генә юк. Хәзерге мультфильмнар, аларның балага...

Мультфильм ни дәрәҗәдә файдалы?

Бүгенге көндә телевидениеның кеше белән идарә итү чарасы икәнлеген беркем дә инкарь итә алмый. Ул бигрәк тә баланың әле формалаша гына башлаган психикасына нык йогынты ясый. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен төп тәрбия чарасы булып мультфильмнар тора. Бүгенге көндә аларның ниндиләре генә юк.

Хәзерге мультфильмнар, аларның балага йогынтысы турында мин озак еллар буе мәктәптә психолог булып эшләүче Әлфия Мөхәммәтҗанова Әлфия белән сөйләштем.

Мультфильмның төп геройлары бала өчен үрнәк итеп куела. Бала аның үз-үзен тотышын, сөйләшүен кабатлый. Соңгы елларда массакүләм мәгълүмат чараларында бүгенге заман мультфильмнарының бала психикасына булган зыяны турында бик күп материаллар басылды.
Әти-әниләр хафада: балага әлеге мультфильмнарны күрсәтергә ярыймы? Бер яктан төсле, образлы, икенче яктан гади мультфильмнар үзенең тәрбияви мөмкинчелеге буенча әкият, уен, тере аралашуга тиң. Мультфильм персонажлары балага әйләнә-тирәне танып-белүнең төрле ысулларын өйрәтә. Алардан күреп бала нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнлеген өйрәнә. Мультфильмда барган вакыйгалар баланың уйлау, күзаллау сәләтен арттыра, фантазиясен баета. Димәк, мультфильм бала тәрбияләүнең эффектлы чарасы булып тора.

Кечкенә бала губка кебек, бөтен "вак-төяк"не дә үзенә сеңдерә. Мультфильм караганнан соң, балалар вакыт-вакыт төп геройларның үз-үзләрен тотышларын кабатлый башлыйлар.
Мультфильмнарда цензурасыз сүзләр, жаргоннар кулланыла. Балалар аларны шундук отып алалар. Геройлар баланың сәламәтлеге, тормышы өчен куркыныч гамәлләр кылалар. Балалар аларны кабатлап, бәхетсезлек очраклары булырга мөмкин.

Әти-әниләргә киңәшләрем шул:

-2 яшьтән яшьрәк балаларга, гомумән, мультфильм карарга киңәш ителми. 1,5 сәгатьтән артык мультфильм карарга ярамый.
Кайбер балаларга мультфильм карау вакытын чикләргә кирәк: нерв системасы какшаса; авыр чирләрдән соң; стресстан соң; бик эмоциональ, йомшак холыклы балаларга.
Мультфильмны китап сайлаганга караганда да игътибар белән сайлау мөһим, чөнки визуаль образлар балага күпкә ныграк тәэсир итә. Бала белән каралган мультфильмнар турында сөйләшүләр үткәрү зарур.Шулай итеп сез аның уй-фикерләрен дөрес юнәлешкә борасыз.
Мультфильмнарны балага чамасыз рәвештә каратмагыз. Һәр мультфильм бала өчен бәйрәм, бүләк кебек булырга тиеш.
Онытмагыз, хәтта иң яхшы мультфильм да балага әти-әнисе белән тере аралашуны алыштыра алмый, эшләрегезне бер читкә куеп, аз гына булса да вакытыгызны балагызга бирегез!

Әти-әниләр мультфильмнар турында:

Сөмбел, 11 һәм 3 яшьлек балалар анасы:
-Кечкенә улым Арсланның яраткан мультфильмнары "Умелец Мэнни", "Доктор Плюшева", "Медвежонок спецагент ОСО". Соңгысы кече яшьтәге балалар өчен әйләнә-тирәне танып белергә ярдәм итүче фильм. Монда бер-береңә авыр вакытта ярдәм итү турында, әнигә ярдәм итү турында сөйләнә.
Олы улыма күбесенчә машиналар, техника турында мультфильмнарошый.
Без гаиләбез белән һәрбер яңа чыккан мультфильмнар карарга йөрибез. Кызганыч балалар совет мультфильмнарын карарга яратмый, Рәсәй мультфильмнарына өстенлек бирәләр.

Марат, 11 һәм 4 яшьлек балалар әтисе:
Телевидениеда мультфильмнар күрсәтүче берничә канал бар: «2х2», «Дисней», «Карусель», «Детский Мир», «Мультимания», «Cartoon networck».Интернет аша www.yotube.com ссылкасы аша кереп карарга мөмкин.
Балаларымның яраткан мультфильмнары Россиянеке: «Смешарики», «Маша и медведь», «Лунтик», «Смурфики», «Мадагаскар», «Тачки», «Алеша Попович и Тугарин змей» һәм башка шуларга охшаш мультфильмнар. Совет мультфильмнарыннан: «38 попугаев», «Снежная королева», «Оле Лукое», «Самый маленький гном», «Домовенок Кузя», «Бременское музыканты», «Простоквашено», «Каникулы в Простоквашено»...
Балаларның күзләренә зыян килмәсен өчен телевизор алдында көненә 30 минут кына утыртабыз. Куркыныч япон һәм кытай мультфильмнарын күрсәтмибез, чөнки аларның бернинди яхшы якларын да күрмим. Ә безнең ил мультфильмнарында туган илгә мәхәббәт, изгелек, патриотизм, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген өйрәтүче сюжетлар бар. Алар яхшы кәеф бирә.

Сиринә Мөхәммәтҗанова.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев