Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Электән чишмәне изге урын итеп санаганнар

Авыл кешесе элек-электән чишмәне изге урын итеп санаган. Авылга килен төшкәч аңа иң элек чишмә юлын күрсәткәннәр. Егет һәм кызлар да шушы саф сулы чишмә янында очрашып кавышкан.

Безнең Сатлыган авылында ике чишмә-Югары оч һәм Түбән оч чишмәләре авыл халкына саф суларын бүләк итәләр. Халкыбызның әле дә чишмәләрне карап, төзекләндереп торулары күркәм гадәткә әйләнеп бара. Түбән оч чишмәсенең суы аеруча тәмле һәм чиста. Әле менә изге рамазан аенда якташыбыз, бүген Мәскәү шәһәрендә яшәүче Нурфания апа Шәрәфиеваның матди ярдәме белән чишмә яңартылды. Бу эшкә авылдашларыбыз Илфат Гатауллин белән Илдар Вәлиәхмәтов алындылар. Алар яхшы материал белән тышлап чишмәгә яңа төс бирделәр. Хәзер анда суга төшәсе килеп кенә тора. Ул әллә кайдан халыкны үзенә дәшә төсле. Мәктәп укучылары белән киңәшләшеп без дә киләчәктә бу чишмәләрне "шефлыкка" алырга булдык әле. Тирә-ягын чистартып тәртиптә тотарга, чүп үләннәрдән даими арындырып торырга исәбебез.
Рузидә Гатауллина,
Сатлыган авылы.
Фото: www.forum.warhamm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә юлын күрсәткәннәр

2
X