Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Чаңгыда чыгарга җыенсагыз кичтән үк әзерләнегез

Чаңгыда чыгарга җыенсагыз, кичтән үк әзерләнегез. Чаңгыларның, аяк киеменең ни хәлдә булуын тикшерегез.

Иртән җиңелчә генә тамак ялгарга, кечкенә рюкзакка салып май ягылган икмәк, ит яки колбаса кисәге, кечкенә термос белән чәй яисә кофе алырга кирәк.
Чыңгыда йөрергә чыкканда дөрес киенү бик мөһим. Эчтән трико, футболка, аның өстеннән фланель күлмәк, аннан свитер һәм җил үткәрми торган куртка кию әйбәт. Аякка-эчтән юка оекбаш, аның өстеннән йон, аннары эластик оекбаш киегез.
Җепшектә чаңгы табанына сыек май сылана. Кар коры, көн салкынча булса, катырак майлар кулланыла. Чаңгы табанын башта корытып сөртеп алырга, аннары буеннан-буена аз-азлап май сыларга кирәк. Майны чаңгының бөтен табанына бөке белән ышкып таратасың. Май катламы бик калын булмасын, югыйсә ул пычрак җыячак, әйбәт тә шумаячак. Артык юка сыланса, май тиз ашалып бетә.
Чаңгыларны урамда 10-15 минут, карга куймыйча, маен катыралар кирәк. Яхшы шумаса, салкынрак көнгә исәпләнгән май белән тагын бер кат майлыйлар.
Хәзер инде кузгалырга да мөмкин. Юлыгыз уң булсын!
Рафис Минһаҗев,
физкультура укытучысы.
Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы