Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәйрәм өстенә, көтелмәгәне дә өстәлде

Корбан күчтәнәчләре алып кайтып, дәү әнине туган көне белән дә котлап килербез дигән җирдән, уйламаганда-көтмәгәндә, бер тантана шаһите дә булырга туры килде.

Дәү әни дигәнем - иремнең әнисенең әнисе, Балтачта яши. Әминә Вафа кызы Шәрифуллина ул. Аз сүзле, бик нечкә күңелле, аз гына йомшаграк дәшсәң дә, азрак катырак сүз ишетсә дә, түгелеп китәргә генә тора. Күңеленә кереп сораштыра башласаң, сак-сак кына биргән җавапларында үземнең әбекәемнең (аермалары - бер ел гына) сөйләвен ишеткән кебек булам. Шул ук торф чыгарырга йөрүләр, шул ук окоп казуларга барулар, сугыштан соңгы авыр елларда илне күтәрүләр - болар турында укып та язып та беләбез инде. Гаиләләрендә иң олы бала булып, аннан соң ике сеңлесе, бер энесе булуын да өстәсәк, әнисенә нинди зур таяныч булганын да чамалап була. Аны инде картаеп, эне-сеңелләре үзләре карт әби-бабайлар булгач та күрергә була иде: һәрберсен кайгыртып, хәстәрләп, үзе булдыра алмаса, балаларына әйтеп, ярдәм итәргә тырышып, һәр өстәленнән калдырмый йөрүләре дә шуңа дәлил.

Айсылу Галиева.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев