Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәйрәм күрке – тырыш хезмәткәрләр...

Элек-электән Сабантуй бәйрәме тантанасында язгы кыр эшләре батырларын хөрмәтләгәннәр. Бу күркәм гадәт Олы Елга авыл җирлегендә елдан-ел камилләшә бара.

Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге Советы башлыгы Фәрит Садриев ачып җибәрде. Ул барлык авылдашларын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап Сабантуй программасын игълан итте. Шуннан соң хезмәт батырларын бүләкләү өчен сүзне "Кама" агрофирмасы генераль директоры Камил Садыйковка бирде.
-Олы Елга авылы кешеләре эш сөючән, тырыш булулары белән башкалардан нык аерылып торалар. Шулай булмаса без 12 мең гектар мәйданда язгы чәчүне уңышлы төстә тәмамлый алыр идекмени? Хуҗалыгыбыз бүген районда иң эреләрдән исәпләнә. Фермаларыбызда 4 мең башка якын мөгезле эре терлек асрала. Ә агрофирмада исә 260 кеше хезмәт куя. Әлеге бәйрәм тантанасында ел әйләнәсе тырышып эшләгән уңганнарыбызга хөрмәт күрсәтәсебез килә,-дип ул мәйданга хезмәт алдынгыларын чакырды. Ә быел язгы чәчүдә уңган тракторчы Миннур Миннехановка тиңнәр табылмаган. Чәчүлек туфрак әзерләүдә исә Фәргать Хәмидуллин җиңүче булган. Шулай ук дым каплатуда, игеннәрне тамырдан тукландыруда, кукуруз чәчүдә, игеннәрне корткыч бөҗәкләрдән саклауда эшләүчеләр белән бергә башка тармак хезмәткәрләренә дә зур хөрмәт күрсәтелде. Бер төркем кыр эшләре батырларына ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов, ә инде калган дистәдән артык хезмәткәрләргә "Кама" агрофирмасының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, дипломнар белән акчалата бүләкләрне аның җитәкчесе Камил Садыйков тапшырды.
Бу көнне язгы чәчү чорында ашлама, чәчүлек орлык ташучы транспортчылар Хәмзә Сәфәров, Илгизәр Гыймаев, Рөстәм Галиев, ягулык ташучы Зиннур Сибгатуллин һәм башкалар да читтә калмады. Хәтта алдынгы сыер савучы, бозау караучы һәм көтүчеләргә дә бүләкләр өләштеләр.
Күптәннән килгән күркәм гадәт буенча быел олылап лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары Мансур Сәлахов, Мансур Кашапов, Минзөфәр Мусин, Фәйзрахман Таҗиев, Владимир Павлов, Юрий Чечневка та тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Ә менә якташыбыз, елның-елында Казан шәһәреннән бүләкләр белән кайтучы, полиция хезмәткәре Фәрит Кәлиев бүләге-кыска дулкынлы мичне, лаеклы ялда булуына карамастан сыер савучы булып эшләүче Гөлсинә Гыйльметдиновага бирделәр.
Бу көнне шулай ук 50 ел бергә гомер кичерүче Мингалиев, Шәйхетдиновлар гаиләсенә дә зур хөрмәт күрсәтелде.
Ә ул уеннарны санап чыгарлык түгел иде. Монда капчык белән сугышу, шома колгага менү, аркан тартышу, кул көрәштерү, гер күтәрү, атлар чабышы дисеңме, барысын да бик яратып күзәтте халык. Шунысы сөенечле, Олы Елга авылының киләчәге матур һәм өметле. Чөнки балалар, яшүсмерләр арасында бил алышучылар да байтак иделәр. Яшь көрәшчеләр арасында Инсаф Гыйлаҗев, Салават Фәттахов, Азат Хәйретдинов үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Ә инде ир-егетләр арасында быелгы Сабантуйның баш батыры булып Күгәрчен авылы егете Динар Галиуллин калды.

Рәсемдә:
җиңүчеләрне котлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй–2012