Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Болгарны дөнья белә

Узган атнада изге Болгар җирендә зур тарихи тантана булды.

Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гаффаров җитәкчелендә бер төркем мәдәният хезмәткәтрләре тарих фәне укытучылары, мөгалимнәр катнаштылар. Шулай итеп Болгар дәүләт тарихи архитектурасы музей-тыюлыгы бөтен дөнья тарихи һәйкәл булып танылды һәм Юнеско мирасы исемлегенә кертелде. Таныклык сертификаты һәм истәлек билгесе тапшыру уңаеннан оештырылган бу чарада ике меңнән артык халык катнашты. Ерак бабаларыбыз 922 елда үз ихтияҗлары белән ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткәннәр һәм мәгрифәтле халык булып бөтен дөньяга танылганнар. Бу изге мирасны алар бүгенге һәм киләчәк буынга мирас итеп калдырганнар. Ачы язмыш тәкъдирендә җимерелеп озак еллар җир астына күмелеп яткан бу тарихыбызның халкыбызга кайтарылыуы һәм бөтен дөньяга танылуы барыбыз өчен дә зур сөенеч булды.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев