Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәхетле картлык елларыннан…

Мәхәббәт еллар аша сынала. Ләкин кайбер парлар язмыш куйган киртәләрне атлап чыга алмыйча, югалып калалар, мәхәббәтләре җимерелүгә юл куялар. Ни генә булса да бер-берсен аңлап-санлап яшәүчеләр тигез, бәхетле картлыкка ирешәләр. Язмам шундый бәхетле парларның берсе, 50 ел буе иңне-иңгә куеп, әле бүген дә бер-берсе өчен ныклы терәк булып яшәүче Галәмиев...

Мәхәббәт еллар аша сынала. Ләкин кайбер парлар язмыш куйган киртәләрне атлап чыга алмыйча, югалып калалар, мәхәббәтләре җимерелүгә юл куялар. Ни генә булса да бер-берсен аңлап-санлап яшәүчеләр тигез, бәхетле картлыкка ирешәләр.
Язмам шундый бәхетле парларның берсе, 50 ел буе иңне-иңгә куеп, әле бүген дә бер-берсе өчен ныклы терәк булып яшәүче Галәмиев Габделбарый һәм Зәмзәмия апа турында.
Сугыш вакытында икесе дә сабый гына булалар, шуңа күрә ачысын бәлки тоймаганнардыр да, әмма, белүебезчә, аның михнәтләре әле сугыш беткәч тә ничәмә дистә елларга сузыла. Ә Габделбарый абый өчен ул сугыш вакытында ук килә. Сугышка киткән әтисе, исән килеш кире әйләнеп кайта алмый. 3 бала белән әниләре тол кала. Кечеләре Габделбарыйга нибары 3 яшь кенә була. Ул мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамлауга ук колхоз эшенә керә, ат җигә башлый, печән чаба, ат белән печән ташый. Ә бер юлы кыш көне ат белән утын алып кайткан вакытта аягына салкын тидереп, берничә ел аягы авыртып йөри. Шул килеш кабат эшли башлый. Көндез дә, төнлә дә ат көтә.
1960 елларда район үзәгенә барып шоферлыкка укый. Йөртү таныклыгы алганнан соң, авторотага эшкә керә
Йөк машинасында 10 ел эшләгәннән соң, авылга кайтып фермалар, дуңгыз комплекслары төзүдә катнаша. Аннары пенсиягә чыкканчы колхозда Т-150, К-70 тракторларында эшли.
Ә бүгенге көндә ул авылыбызның мөэзине. 5 вакыт намаз укый, мәчеттә азан әйтә.
Зәмзәмия апаның балачагы бәхетлерәк була. Әтисе сугыштан гарипләнеп кайтса да, исән кайта бит әле. Моннан да зуррак бәхет бармыни? Ул заманнарда, белүебезчә, яшьләрнең күбесе авылда калып, колхоз эшенә керә. Зәмзәмия апа да мәктәптә 7 класс тәмамлаганнан соң, башта бәрәңге, чөгендер алуда катнаша, амбарда эшли. Сыер да сава, комбайнда салам төшерүче дә булып эшли. 8 ел балалар бакчасында повар вазифасын да башкара. Янә пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.
Габделбарый абый белән Зәмзәмия апа гаиләсендә 3 кыз бала үсә. Алар көне-төне колхоз эшендә йөргәндә балаларын әниләре карый. Кызлар әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр. Үсеп җиткәч укытучы, тәрбияче, китапханәче кебек һөнәрләр сайлыйлар. Бүгенге көндә һәрберсенең 2 шәр баласы үсеп килә. Кызганычка каршы, уртанчы кызлары Тәслимә генә моннан берничә ел элек вафат була.
"Сезнеңчә бәхетле яшәү сере нидә?",-димен.
-Иң беренче чиратта сабырлык һәм хөрмәт кирәк. Бер-береңә һәрвакыт юл биргәндә, аңлап-санлап яшәгәндә генә, бәхетле картлыкка ирешергә мөмкин,-дип җавап кайтардылар икесе бергә.
Рәсемдә: Барый абый һәм Зәмзәмия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X