Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәхетле гаилә

Фәнис Мөхәммәтҗанов 1966 елның 31 июлендә Балык бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш егет, хатын-кыз эше дип тормый, фермада сыер сава. Укуын тәмамлап, армия сафларында Ватан алдында булган изге бурычын үтәп кайткач, Яр Чаллы шәһәренә китә. Шунда урнашып, күрше Ямаш авылы кызы Фәридә белән тормыш...

Фәнис Мөхәммәтҗанов 1966 елның 31 июлендә Балык бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш егет, хатын-кыз эше дип тормый, фермада сыер сава. Укуын тәмамлап, армия сафларында Ватан алдында булган изге бурычын үтәп кайткач, Яр Чаллы шәһәренә китә. Шунда урнашып, күрше Ямаш авылы кызы Фәридә белән тормыш корып җибәрә. Гөрләтеп яши башлыйлар. Бер кыз бала үстерәләр.
"Кызыбызның үзенә генә күңелсез, безне гел энекәш яки сеңелкәш алып кайтыгыз дип, аптыратты. Үзебез дә балаларны бик яратабыз. Авылга кайтканда Югары Тегермәнлек авылында урнашкан "Акчарлак" приютына ятимнәргә күчтәнәчләр алып, еш барып йөри идек. Абыйлы-сеңелле ике бала безгә бигрәк тә нык ияләнде. Килеп керүгә муеныбызга сарылалар. Хатын белән уйлаштык та әлеге балаларны үзебезгә алырга булдык. Шунысы куандыра, сабыйлар беренче көннән үк әти-әни дип дәштеләр. Бер-беребезгә тартыла алдык",-ди Фәнис абый.
2008 елның ямьле июль аенда балаларны алып кайталар һәм шул ук елны Чаллы телевидениесы "Бәхетле гаилә" конкурсына чакыралар үзләрен. Монда гаиләң турында сөйләргә, шигырьләр язып җибәрергә кирәк була. Фәнис абый да әлеге конкурста катнаша. Телевидениедан килеп гаиләләрен төшереп китәләр. Җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, кыскасы, һәркем үз һөнәрен күрсәтә. Шулай итеп алар Яр Чаллы шәһәре буенча беренче урын алалар, Диплом һәм "Алтын ай" җиһаз кибетенә 5 меңлек сертификат белән бүләкләнәләр. Фәнис абый җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, матур итеп җырлый, шигырьләр яза.
Туган авылы Тегермәнлеккә дә еш кайтып йөри. Авылда үткәрелгән һәрбер кичә, бәйрәм аннан башка узмый. Чөнки җор телле Фәнис абый менә дигән оештыручы, алыштыргысыз алып баручы да. Әле бу елның җәй аенда үзе туып-үскән урам халкын җыеп Сабантуй үткәрде. Моның өчен күршеләре аңа бик рәхмәтле.
Бүгенге көндә Фәнис абый тормышыннан бик канәгать. "Эш бар, фатир бар. Ә иң зур бәхетем-өч балам: 16 яшьлек Энҗем, 11 яшьлек Айгизем һәм 7 яшьлек Айгизәм. Киләчәктә безгә таяныч булырлар дип өметләнәм",-ди ул.
Ул шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә "Ата-аналар опека комитеты"нда әгъза да булып тора. "Бер нәрсәгә җаным әрни,-ди Фәнис абый. -Бүгенге көндә балаларны «мода» өчен генә алучылар күбәеп китте. Бу нәрсә җан кушуы буенча, ә акча яки бүтән сәбәпләр аркасында эшләнергә тиеш түгел. Безнең ятимнәрнең язмышларын икенче тапкыр сындырырга хакыбыз юк".
"Тыңлап-тыңлап утырдым да сез гел яхшы нәрсәләр турында гына сөйлисез, балаларны мактыйсыз, әмма әлеге сабыйлар белән кыенлыклар да килеп чыкмый калмагандыр бит?",-дим Фәнис абыйга.
"Беренче вакытларда булгалады инде, әлбәттә. Әти-әниләреннән юньле тәрбия күрмәгәнгә, больница юлларын да таптарга туры килде. Ләкин бүгенге көндә барысы да Аллага шөкер. Әле менә Айгизәбез бию буенча диплом алып кайтты",-ди ул кечкенә кызын кочаклап.
Гаҗәеп кеше ул Фәнис абый. Бар яктан да килгән-тырыш та, сәләтле дә. Ходай үзенә киң күңел, мәрхәмәт тулы олы йөрәк тә биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев