Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Без тәртиплелек яклы

Район үзәк мәчетендә үткән киңәшмәдә район прокуроры һәм полиция бүлеге җитәчесе Азат Хусаенов белән Наил Мостафин һәркемне да имам-хатыйбларга сакчыл, игътибарлы, уяу булырга чакырдылар. Моны җәй айларында республикабыз башкаласында булган хәвефле вакыйга уңаеннан да дип кабул итәргә кирәктер. -Чагыштырмача республикада иң тыныч районнардан исәпләнгән Балык бистәсе төбәгендә бүген үз динебезне...

Район үзәк мәчетендә үткән киңәшмәдә район прокуроры һәм полиция бүлеге җитәчесе Азат Хусаенов белән Наил Мостафин һәркемне да имам-хатыйбларга сакчыл, игътибарлы, уяу булырга чакырдылар. Моны җәй айларында республикабыз башкаласында булган хәвефле вакыйга уңаеннан да дип кабул итәргә кирәктер.
-Чагыштырмача республикада иң тыныч районнардан исәпләнгән Балык бистәсе төбәгендә бүген үз динебезне икенче юнәлешкә тартырга мтылучы 12 кеше исәпләнә. Алар белән әңгәмә вакытында күбесе хәтта Коръәндә бәян ителгән элементар таләпләрне дә белмәүләрен күрсәттеләр. Ә инде берничәсенең өендә тикшерү вакытында илебез биләмәсендә тыелган әдәбиятлар, хәтта яшерен рәвештә өй шартларында шартлаткыч ясарга, халыкны юк итәргә өйрәткән ярдәмлекләргә дә тап булдык. Бүген аларның берничәсе Рәсәй күләмендә террористик актларда катнашулары өчен федераль эзләүгә бирелделәр, -диде Азат Хусаенов.
Район полиция бүлеге башлыгы Наил Мостафин да бу фикерләрне хуплап әле бүген дә аның эш бүлмәсендә террорчылар тарафыннан тишкәләнгән кителе (авт. башка бер районда булган гыйбрәтле вакыйга истәлеге!) эленеп торуын белдерде. Ә үзен исә Ходай гына саклап калуын әйтте ул. Районыбызда озын чапанлы, олы сакаллы кешеләрнең гражданнарны мәчеткә йөрергә өндәп йөрүләре хакында сөйләде.
Җыелышта шулай ук районыбызның күп кенә имам-хатыйблары соравы буенча район газ службасы башлыгы Бәйрамхан Фатыйхов та катнашты. Үз чыгышында ул һәрбер авыл мәчете имам-хатыйбларына төпле киңәшләрен бирде. Сакчыллык кагыйдәләрен төгәл үтәп, игътибарлылыкны һәм уяулыкны җуймаска чакырды. Чөнки әледән-әле газ белән бәйле хәвефле вакыйгалар кабатланып тора. Ә безнең бурычыбыз райондашларыбызны тоткарлыксыз рәвештә ягулык белән тәэмин итеп, сакчыллык таләпләренең үтәлүен контрольдә тоту,-диде ул.
Район янгын күзәтчелеге инспекторы Альмир Шәфигуллин да үз чыгышында бүген аеруча актуаль булган янгын сакчыллыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатты.
Шуннан соң район баш мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов кыскача гына ел дәвамында башкарылган эш-гамәлләре хакында хисап тотты. Район күләмендә иң яхшы мөхтәсибләрдән исәпләнгән имам-хатыйбларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Алда торган бурычлар, көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләп укучылар белән кышкы каникул вакытында мәчетләрдә лагерьлар оештырырга кирәклеге хакындагы киңәш-фикерләре белән уртаклашты.
Республика Диния назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз чыгышында җыелышта яңгыраган кайбер проблемалы мәсьәләләр буенча үз тәкъдимнәрен әйтеп төпле киңәшләрен бирде. Һәр авылда берничә кешедән торган мәхәллә советлары оештыруның әһәмияте зур булуын ассызыклап үтте ул. Алар бүген күп районда көйле эшли. Һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренең иң якын ярдәмчеләре ролен үтиләр. Чөнки һәрберебезнең бурычлары уртак. Авыл җиренең чиста булуы, халыкның тәртипле, яшь буыннын әдәпле булуы өчен борчылабыз,-диде ул алда торган кыенлыклар хакында. Бүгенгесе көнне республикада күпләрне борчыган традицион ислам кануннарына аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X