Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Берәүләргә баш иябез, ә берәүләргә тел шартлатабыз...

"Адәм балалары авырлыкка түзәр, рәхәтлеккә чыдый алмас",- диелгән борынгы әйтемдә. Бу сүзләрнең дөреслеген сугыш еллары алдыннан туган бүгенге көндә 70-85 яшьлек чордашлар үз күзләре, тормышлары белән күреп, үз җилкәләрендә татыдылар. Әйе, ул чор балалары, өлкәннәр барлык авырлык, кимсетелүләрне күрде, ләкин сынмады, сыгылмады. Бу авырлыклар күбрәк яшь кызлар, ирсез хатыннар өлешенә...

"Адәм балалары авырлыкка түзәр, рәхәтлеккә чыдый алмас",- диелгән борынгы әйтемдә. Бу сүзләрнең дөреслеген сугыш еллары алдыннан туган бүгенге көндә 70-85 яшьлек чордашлар үз күзләре, тормышлары белән күреп, үз җилкәләрендә татыдылар. Әйе, ул чор балалары, өлкәннәр барлык авырлык, кимсетелүләрне күрде, ләкин сынмады, сыгылмады. Бу авырлыклар күбрәк яшь кызлар, ирсез хатыннар өлешенә туры килде. 15-16 яшьлек кызлар, ирләре фронтка китеп, 4-5 бала белән тол калган хатыннар балалары өчен, фронт, ил өчен дип көн-төн тормыш арбасын тартты.
Мина 73 яшь. Мин ул чор вакыйгаларын һәм хәзерге тормышны чагыштырып карыйм да, хәзерге чор яшьләренең, бигрәк тә яшь кызларның яшәве, үз-үзен тотышын көн саен белеп, күреп торгач, бүгенге буын яшьләре ышанмаслык моннан 75 еллар элек булган тормышта үзләренең яшәүләре, эш-гамәлләре, кешелеклелекләре белән бүгенге яшьләргә үрнәк булырлык апаларыбыз, әбиләребез алдында баш иям. Безнең авылның мондый олы хөрмәткә лаеклы кайбер олы җанлы хатын-кызларын бу язмамда искә төшереп китәсем килә.
Галиуллина Мәүлиха апа сыңар канат белән 5 бала ( ике малай, өч кыз) тәрбияләп үстерде. Олы улы Галиәхмәт танылган төзүче, Ленин ордены кавалеры, кызы Нәфисә "Хезмәт Кызыл Байрак" ордены иясе, бүгенге көндә 82 яшен тутыра, Әле сау, таза яши.
Шәрәфиева Шәмсезоха 4 бала (3 малай, 1 кыз) үстереп, изге хезмәткә озатты. Төпчек улы Шәрәфиев Равил Республикабызның халык артисты.
Җәләлова Мәгъфурә апа 6 ир-егет үстереп бирде халкыбызга, төпчек улы Җәләлев Хәлим халык артисты. Равил белән Хәлим бүген дә театр сәнгатенең иң югары баскычында.
Шәрипова Мәрфуга апа 5 бала анасы - 3 малай, ике кыз. Бер улы Казан дәүләт педагогия институтында озак еллар өлкән укытучы булып эшләде, бик күп биология фәне белгечләре хәзерләде . Ул Солтанов Әкрам Солтан улы.
Төхвәтуллина Өммегөлсем апа берьялгызы 3 кыз, 1 малай үстерде. Иң авыр елларда 1943 елда, җәй уртасында бөтен каралты-куралары, мал-мөлкәте янып бетеп, 4 бала белән салам көле өстендә калып та сынатмады. Балаларын игелекле, кешелекле итеп үстерде, аларга дин юлына басарга үрнәк күрсәтте. Малае Зыятдин Хәйрулла улы бүгенге көндә авылыбызда имамлык итә, авыл халкының ихтирамын казанып, мактаулы, изге эшне яратып башкара.
Менә шушы изге күңелле апалар сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда шундый олы җанлы балалар үстереп, авыл халкының рәхмәтен алып, хөкүмәтебездән тиешле ярдәм, җылы караш та күрми бакыйлыкка тыныч күңел белән күчтеләр, урыннары Аллаһның җәннәте, рәхмәтендә булсын. Шул язмышлар белән таныш булган хәлдә хәзерге яшь кызлар, хатыннарның тормыш фәлсәфәсен күреп, уйланырга мәҗбүр буласың. Дүртәр-алтышар бала үстереп, бер дә уфтанмый түзеп гомер иткән апалар беркемгә зарланмый яшәп, үрнәк булдылар. Ә хәзер 14-15 яшьтән никахсыз, "җилдән" туган бала табып, аны чүп савытына ташлап калдырган, үтергән, "адәм" дип әйтергә тел бармаганнарга ни дип әйтергә?!, Пособие өчен генә бала табып, торак урыннары сорап, эшләргә бик атлыгып тормаганнарны күреп, яңадан өлкән апа, әбиләргә һәр авылда һәйкәл куясы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев