Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык бистәсендә - Чулман буенда...

Һәвәскәр балыкчыларны һава торышы куркытмый инде: көзге ачы җилләрдә дә, кышкы зәмһәрир салкыннарда да елгага ашыга алар. Бүген иртән үзем дә балыкчылар агымына кушыласы булдым. Кайнар чәйне термоска салып, кирәк-яракларны рюкзакка алып, үзебезнең Чулманга юл тоттым. Бик иртәнгә санап сәгать 6.30 да кузгалсам да, мин килгәндә инде Чулманны балыкчылар сырып...

Һәвәскәр балыкчыларны һава торышы куркытмый инде: көзге ачы җилләрдә дә, кышкы зәмһәрир салкыннарда да елгага ашыга алар. Бүген иртән үзем дә балыкчылар агымына кушыласы булдым. Кайнар чәйне термоска салып, кирәк-яракларны рюкзакка алып, үзебезнең Чулманга юл тоттым. Бик иртәнгә санап сәгать 6.30 да кузгалсам да, мин килгәндә инде Чулманны балыкчылар сырып алган иде. Һәммәсе дә каршыларындагы боз уемтыгына текәлгән, гүя һәммәсе дә аннан могҗиза көтә. Читтән карап торсаң гаҗәп инде, берәүнең дә күршесендә эше юк диярсең. Алай түгел шул, кармакка эләккән балыкның боз өстенә күтәрелүен күреп калсалар, ялт иткәнче яныңа килеп җитәләр дә, янәшәңдә җим салырга керешәләр.. Нинди балыкның кайсы агым белән килүен барысы да беләләр монда. Әмма бусы бәхет эше инде: кемгә эләгә, кемгә юк...

Янәшәмдәге һәвәскәр балыкчы Васил абый белән сөйләшәм. "Күптәннән йөрисеңме, нинди балыклар эләгә?,-димен. Аның язгы кояш ашаган каратут йөзеннән канәгать елмаю йөгерә: "Эштән бушаган арада киләм инде,--ди. -- Балык тоту җан рәхәте ул, энекәш, Эләкмәсә дә әллә ни исем китми. Бу минем өчен хобби, ял... "

Хәзер күбрәк кармакка корбан балыгы (лещ) эләгә, кайбер урыннарда судак та чиртә икән. Әнә шулай балыкчылардан балык турында шактый мәгълүмат алып кайттым мин. Эләктеме соң үзеңә диясезме? Юк шул. Чын балыкчылар кебек мин дә көн кичкә авышканда өйгә кайтып кердем. Аркадагы рюкзакта берни булмаса да ул авырайган, әмма күңелдәге рәхәтлек татлы ару булып бөтен тәнгә таралган иде.

Искәндәр Каюмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев