Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

"Балтач феномены" -Язылганга кире кайтып

Хөрмәтле редакция! Мин, Шәйдуллина Илһамия Гарифулла кызы, әтинең район газетасында басылып чыгарылган истәлекләре өчен сезгә бик зур рәхмәтемне белдерәм.

Алда язылган истәлекләр арасында медицина темасына кагылган фаҗигале хәл турында бик кызыксынып укыдым һәм үзем бүген вакыйгаларны сезгә дә җиткерәсем килде.
Үзем 1975-2009 елларда Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә врач-инфекционист булып эшләдем. Врачлар һәр биш ел саен белемнәрен күтәрү (арттыру) өчен Казанда ГИДУВта укыйлар, ул вакытта 3-4 айлык курслар, шуның өчен тирәнтен итеп кайбер темаларны ачыклап бирергә тырышалар иде безнең укытучыларыбыз.
1985 елда мин шундый курсларда укыганда нәкъ менә шушы фаҗигале авыру турында ике сәгатьлек семинар булды. Аны оештыручы һәм алып баручы профессор Диләрә Кәбировна Баширова иде.
1953-1954 еллларда аңарга Балтач авылында берничә мәртәбә булырга туры килә. Әле ул вакытта яңа гына врач-инфекционист булып эшли башлаган вакыты була.
Аның белән бергә врач-эпедимиолог булып, авыруның кайдан килеп чыгып, ничек таралуын өйрәнүче Илшат Закирович Мөхетдинов була. Соңыннан ул озак еллар сәламәтлек саклау министры булып эшләде.
Авыруларның диагнозы: «Сибирская язва» булып чыга һәм Мәскәүдә фәнни лабораториядә исбатлана.
"Балтач феномены" на килгәндә, барлык үлүчеләргә дә «Сибирская язва, кишечная форма» диагнозы куелган булырга тиеш. (Профессор Баширова сүзләреннән).
Ә менә Әшраф апага «Сибирская язва, легочная форма, легочное кровоточение» дигән диагноз куела.
Алда әйтеп үтелгән ике врач Баширова һөм Мөхетдинов аны үзләре белән санавиация транспортында Казанга алып китәләр.
Бу авыруның иң авыр формасы «легочная форма», ул тиз генә бөтен организм буенча тарала. Әшраф апаны дәвалауда Мәскәү врачларының өлеше зур була, гомере сакланып кала, һәм озын тормыш юлы уза.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Илһамия Шәйдуллина,
Пенсионер-врач.

Фото: http://s07.radikal.ru/i180/1208/51/31bec824761e.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт