Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Авылыбызда аңа күпләр соклана

Югары уку йортын тәмамлап кайткан кызны район мәгариф бүлеге җитәкчеләре Иске Арыш авылы мәктәбенә эшкә билгелиләр.

Яшь укытучы килеп күргәнче үк авылны матур итеп күзаллый. Авылның табигате, кешеләре дә ничектер якын булып тоела аңа. Әйтерсең лә аны шушы төбәктә табыласы бәхете тартып китергән. Зөлфирәне ялгыз әбигә фатирга урнаштыралар. Балалары читтә яшәгәнгә ул аның барлык эшләрен башкара. Суын да китерә, керен дә юып бирә, бакчасында бәрәңге, яшелчә үстерергә дә булыша. Мәктәп коллективында да аны бик тиз үз итәләр. Киң күңелле, җиңел аралашучан кыз монда үзен уңай яктан таныта. Бәйрәм чараларын кызыклы, үтемле итеп оештыра. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр арасында да бик тиз хөрмәт яулый ул. Уңган, булган кызга, әлбәттә, авыл егетләре дә тиз күз сала. Шушы урамда яшәүче Марат күңеленә аеруча хуш килә ул. Алар икәү бик тиз дуслашып китәләр. Армиядән кайткан егет төпле, эшчән, тәртипле булып чыга. Ике гашыйк өлкәннәрнең ризалыгын алып гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп Зөлфирә авылыбызның абруйлы, үзвакытында байтак кына җитәкче урыннарда хезмәт куйган Әгыйт абый белән Тәнзилә апа Сафиуллиналар гаиләсенә килен булып төшә. Яшьләр бик матур яши башлый. Килен гаҗәеп уңган булып чыга. Сыер сава, бакча эшләренә дә җитешә. Мәктәптә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Авылыбыз халкы өчен үткәрелгән бәйрәм чараларында да теләп булыша ул. Бәйрәм кичәләре, очрашуларны ул мавыктыргыч, кызыклы итеп алып баруы белән генә түгел, моңлы җырлавы, сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән дә таныла.


Бүгенгесе көнне авылыбызның абруйлы гаиләсендә күпләрне сокландырып матур яшиләр алар. Кайнана-кайнатасы, дуслары, туганнары, килендәшләре белән дә тату гомер итәләр. Зөлфирәгә карыйм да, барысына да ничек өлгерә икән бу дип уйланып куям. Мәктәптә барлык чаралар аның ярдәмендә үтә. Республика, хәтта, Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба. Өендә дә тәртип, балалары да әдәпле, акыллы аларның. Алинәсе әнә матур итеп шигырьләр яза. Улы Рәдиф тә сәләтле бала. Зөлфирәне шулай әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләп үстергән, бүген Олы Солтан авылында яшәүче әти-әниләре Тәлгать абый белән Мәдинә апага рәхмәттән гайре сүз юк. Әнисе дә гомере буе балалар укыткан. Бүген ул лаеклы ялда. Шушындый сәләтле, эш сөючән кыз ата-ана өчен чыннан да зур горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев