Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Авылда хәтер киче

Әфган сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәде. Яңа Сала, Чаллыбаш, Үрнәк авылларыннан Илсур Бәйдамшин, Салих Хөснетдинов, Вәкил Имамиев, Рәүф Гыйлаҗев анда хезмәт итеп, туган җирләренә исән-сау кайттылар. Ә менә Чаллыбаштан Сәлим Җамалиев белән Үрнәктән Илфат Хәбриев анда батырларча һәлак булды. Алар хөрмәтенә Чаллыбаш авылы клубында "Кичер әнкәй, кайта алмадым!" исемле...

Әфган сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәде. Яңа Сала, Чаллыбаш, Үрнәк авылларыннан Илсур Бәйдамшин, Салих Хөснетдинов, Вәкил Имамиев, Рәүф Гыйлаҗев анда хезмәт итеп, туган җирләренә исән-сау кайттылар. Ә менә Чаллыбаштан Сәлим Җамалиев белән Үрнәктән Илфат Хәбриев анда батырларча һәлак булды.
Алар хөрмәтенә Чаллыбаш авылы клубында "Кичер әнкәй, кайта алмадым!" исемле әдәби музыкаль кичә оештырылды. Аны Шомбыт мәктәбе укытучылары Гөлгенә Шәрәфиева белән Рәзинә Фәйзуллина җитәкчелегендәге укучылар Яңа Сала авылы китапханәсе белән берлектә үткәрде. Әле тормышның матурлыгын күрергә, яшәешнең назын татырга өлгермәгән бу егетләрнең җанын Әфганстан мәңгегә кыйды. Батырлыклары өчен алар Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнделәр. Кичәне Биектау авыл җирлеге Рифкать Мөхәммәтҗанов ачып җибәрде. Әдәби-музыкаль композиция моңлы җыр белән дәвам итте. Укучылар батыр егетләребезнең үсмер елларын, хәрби хезмәттәге батырлыклары турында сөйләделәр.
Кичәгә һәлак булган егетләрнең әти-әниләре, туганнары да килгән иде. Күз яшьләре аша алар истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәдә Анастасия Тимофеева, Илүзә Габдрахманова, Хәйдәр Җиһаншин, Илназ Шәрәфиев, Рәзинә Имамиеваның җырлары, биюләре һәркемнең дә күңеленә хуш килде.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев