Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Җаваплы эш аңа йөкләнә

Һәр хуҗалыктагы кебек бездә дә җаваплы эшне әзерлекле һәм хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы механизаторларга йөклиләр.

Иңендә шактый бай тәҗрибәсе булган Вәкил Кәримов кыр эшләрендә һәр елны актив катнаша. Быел да иң катлаулы эшне аңа йөкләделәр. Хуҗалыкта бар эшкә дә өлгерә ул. Яз башыннан үзе идарә итә торган МТЗ-1221 тракторы белән 1100 гектарга якын мәйданда көзге чәчелгән һәм күпьеллык үлән җирләрен тукландырды. Аннан соң чәчүлек җир әзерләүдә дә актив катнашты егет. Кыска гына вакыт эчендә 540 гектарда җир тырмалады, 625 гектарда культивация эшләре үткәрде. Әнә шулай һәрбер операцияне күңелен биреп, сыйфатлы итеп башкарганга бәрәңге утырту кебек катлаулы эшне дә аңа йөкләделәр. Ул Иске Арыш янәшәсендәге кырда 50 гектарда эш башкарды. Вәкилне хезмәттәше Илназ Хәмиев чәчүлек орлык белән тәэмин итеп торды. Бәрәңге утырту эшләре тәмамлангач белгечләребез бу механизатор хезмәтенә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев