Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Һаман да яши күңелләрдә!

Түбән Тегермәнлек авылы клубында "Әфганстан яши күңелләрдә!" дип исемләнгән очрашу оештырылды. Әлеге кичә хәзерге тыныч тормышта да үз гомерләрен аямыйча, кемнеңдер киләчәге һәм азатлыгы өчен көрәшкән егетләребезгә багышланган иде.

Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу һәм вафат булган әфганчы егетләр Ришат Хафизов белән Ю.Тегермәнлектән Мирзахан Яруллинны искә алу максаты белән оештырылган иде бу чара.
Шушы елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 24 ел була. Әмма күпме генә гомер үтмәсен, аларның йөрәкләрдәге авыр тойгыларны, алар күргән газап-борчуларны юып төшерү һич мөмкин түгел. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләре хәсрәте-болар барысы да мәңге онытылмас вакыйгалар.
Бу чараны Түбән Тегермәнлек мәктәбе белән берлектә Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге оештырырга булды. Башлап йөрүчесе оештыручы-мәктәпнең завхозы әфганчы егет Нурулла абый Әхмәдуллин.
Сәгать кичке 6 да башланырга тиешле концертка халык алдан үк җыела башлады. Ә концерт башланганда залда алма төшәрлек тә урын калмады. Авыл халкының инде күптән мондый чараны күргәне юк иде.
Очрашуга бик күп кунаклар чакырылды. Алар: район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйков, Балык бистәсе әфганчылар советы рәисе Илдус Нурәхмәт улы Моталлапов, районыбыздагы Әфганстанда хезмәт иткән бердәнбер хатын-кыз Алсу Җиһангәрәй кызы Сабирова, вафат булган Ришат Хафизовның әнисе Рәхилә апа, Мирзахан Яруллинның улы Айнур. Шулай ук Нурулла абый үзе белән бергә хезмәт иткән 2 иптәшен: Сарманнан Айдар Харисов, Казаннан Айдар Вәлитовны тормыш иптәшләре белән бергә бәйрәмгә чакырган иде. Алар әфганчы егетләргә заказ белән ясалган, Әфганстан символлары белән бизәлгән зур торт бүләк иттеләр.
Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш, яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз да очрашуга чакырылган иде. Аларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды.
Әфганчы егетләр армия сафларыннан исән-сау кайтып та (Әфганчылар түгел!), инде бүгенге көндә араларында булмаган яшьтәшләре Вазыйх абый Гайнуллинның әнисе Сәвия апага, Рәдиф абый Нәбиуллинның әнисе Илһамия апага да бүләк бирделәр. Сәвия апа әфганчыларга атап язылган шигырен сөйләде.
Концертның икенче өлеше мәктәп укучылары монтажы белән башланып китте. Кичәдә чыгыш ясарга теләүчеләрнең саны исәпсез-хисапсыз иде. Әфганчы егет Газинур Баһавиев, авылдашыбыз Роберт Шәймәрданов, Ю.Тегермәнлектән Илсур Кәримов үзләре иҗат иткән җырлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук Биектау авылыннан килгән кунаклар да тамашачыларда яхшы тәэсир калдырдылар. Концертка югары уку йортында да укучы авылдаш егетләребез, Салават шәкертләре Алмаз Сафин һәм Рәзил Исмәгыйлов үзләре белән бергә укучы иптәшләрен дә алып кайтканнар иде. Булачак артистлар чыгышы халыкның күңеленә бигрәк тә ошады.
Ахырдан әфганчы егетләр, очрашуны оештыру өчен акчалата ярдәм иткән иганәчеләр, артистлар, алып баручылар, кунаклар өчен чәй табыны оештырылды.
Әлеге очрашуда әйтелгән ихлас сүзләр, сөйләнгән шигырьләр, җырланган җырлар беркемне дә битараф калдыра алмады. Бу мизгелләрдә һәрбер тамашачы сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган кебек булгандыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев