Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Алтын парлар

Бәхетле парлар бер-берсенә охшаш булалар, дип халыкта болай гына әйтелмидер. Аларда чыннан да мәхәббәт, бер-береңне аңлау һәм килешеп яшәү аурасы хакимлек итә. Күптән түгел генә үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Нина һәм Юрий Бекеевлар да нәкъ шундыйлардан.

Әйе, алар бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Тыйнак кына туй, анда катнашкан иң-иң якыннар, аларның ихлас әйткән теләкләре-барысы да хәтер түрендә. Һәм ул күңел хисләрен алар үзләренең бергә яшәү дәверендә кадерләп саклап килделәр.
Юрий Михайлович тумышы белән Анатыш авылыннан. Монда аның сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән авыр балачагы үткән. Балык бистәсендә унеллыкны уңышлы тәмамлаганнан соң Германиядә хәрби бурычын үтәп кайта. Ул елларда "Чирәм җир" дигән төшенчә күпләрнең күңелендә яшәп килә. Шуңадыр да Юра армия сафларыннан соң туры Корноухово училищесына механизатор һөнәрен үзләштерергә дип юл тота. Дөрес, аңа чирәм җирләрдә бераз гына эшләргә туры килсә дә (командировкалар вакытында), аннан соң аны училищега хезмәткә өйрәтү мастеры итеп эшкә калдыралар. Соңрак ул биредә укытучы, ә аннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
Үзенең киләчәк тормыш иптәшен ул беренче мәртәбә шушы авыл клубында очрата. Корноухово участок больницасына медсестра булып кайткан яшь кыз күпләрнең күзен яндыра. Тик мәхәббәт язмышы Юрага тукталырга була. Танышканнан соң да аларга бу авыл урамнарын әллә ничә кичләрдә урарга туры килә. Юраның оялчанлыгын күреп, тоеп алган чая кыз инициативаны үз кулына алырга була. Көзге көннәрнең берендә ул аңа авыл Советына керергә һәм язылышырга үзе тәкъдим ясый. Юра җиңел сулаган хәлдә шатланып риза була. Авыл Советының салкынлыгы белән туй күлмәкләрсез генә узган язылышу булса да, бу көн алар өчен иң бәхетле көн санала. «Безне мәхәббәт күбрәк җылытты»,-дип җаваплый алар бертавыштан. 1973 елда Бекеевлар гаиләсе Балык бистәсенә күчеп килә. Юрий Михайлович район "Сельхозтехника" берләшмәсендә ремонт мастерское мөдире, ә Нина Леонидовна район хастаханәсендә медсестра булып эшли башлыйлар. Озак та үтми гаилә башлыгын Балык бистәсе нефтебазасына директор итеп билгелиләр һәм ул анда пенсия яшенә чаклы хезмәт куя. Алар инде бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма элеккеге коллегалары әле дә аларны күңел җылысы, яхшы хатирәләр белән генә искә алып торалар.
Кичә Бекеевлар үзләренең туганнары, иң якыннары, өч балалары, 5 оныклары белән алтын туйга җыйналдылар. Алар адресына җылы, рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә безгә бу матур теләкләргә кушыласы гына кала.

Рәсемдә: ирле-хатынлы Бекеевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев