Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Алтын көздә туган алтын бәхет

Өй артындагы янып торган миләш тәлгәшләре янәшәдә үскән чәчәкләрне дә көнләштерерлек гүзәллекне тудырган. Өлкәннәрнең асыл сүзе: "Җимеш агачлары үскән йортта бәрәкәт булыр" дигән гыйбарәсе күңелемә килде. Бәрәкәтле йорт, иманлы нигез, дигән уйларымда нык, матур итеп салынган йорт капкасын ачтым. Тормышта күпләргә үрнәк булып яшәгән Әшрәповларның икесен тиң янәшә күрермен дисәм,...

Өй артындагы янып торган миләш тәлгәшләре янәшәдә үскән чәчәкләрне дә көнләштерерлек гүзәллекне тудырган. Өлкәннәрнең асыл сүзе: "Җимеш агачлары үскән йортта бәрәкәт булыр" дигән гыйбарәсе күңелемә килде. Бәрәкәтле йорт, иманлы нигез, дигән уйларымда нык, матур итеп салынган йорт капкасын ачтым. Тормышта күпләргә үрнәк булып яшәгән Әшрәповларның икесен тиң янәшә күрермен дисәм, Хәлил абый гадәттәгечә, хуҗалык кырларына киткән булып чыкты. Ишек ачкан Әлфия апа исә елмаеп күңелдәгесен әйтте: "Хәлил канаты астында мин генә түгел, дистәләрчә хуҗалык та бар бит әле..." Әлеге сүзләрдә ихласлык белән бергә ирне аңлау, ярату да ярылып ята. Тормышны матур, гаиләне бөтен итим дисәң әнә шул гади генә тоелган, әмма иң мөһиме-бер-береңне аңлау, санлау дигән төшенчәне дә үти белергә кирәк шул. Үткәннәргә кагылсак та, хәзергене барласак та Әлфия апаның: «Бәхетле язмыш кешесе мин, Хәлил гел янәшәмдә», дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел иде. Шатлыкны тоеп яшәү аның ягымлы йөз-карашында ук чагылыш тапкан.
Нәрсә турында сөйләшсәк тә сүзебез авыл дөньясына борылды, балачакка кайтты. Җиде балалы тигез гаиләдә дөньяга килгән Әлфия апа. Әтисе Сабир ага фронтовик, сугыштан соңгы елларда колхозда хуҗалык эшләре мөдире булып эшләгән һәм шул эшенә гомере буе тугры калган. Хезмәтне ярату, аннан тәм табып эшләүне балаларына да мирас итеп күчергән ул. Ә әниләре Зәкия апа кыз-улларын тормышка тәвәккәллеге, уңганлыгы белән әзерли белгән. Югыйсә, Югары Тегермәнлек мәктәбен яңа тәмамлаган Әлфиянең татар теле укытучысы булып эшли башлавын тагын ни белән аңлатыр идең?! Белемгә омтылыш 18 яшьлек кызны Казан педагогия институтына илткән һәм ул бар гомерен мөгаллимәлек итүгә багышлаган.
-Безне мәктәптә татар теленнән Анна апа Тябина укытты. Аның "яхшылыкка омтылыгыз, уйларыгыз да матур булсын" дигән алтынга тиң киңәш сүзләре бар иде. Үзем дә шул укытучыга охшарга тырыштым. Эш барышымда укучыларымда бары тик матурлыкны гына күрергә теләдем, укучыларым мәктәптә иң акыллылар булды,-дип искә ала иңендә дистә еллар педагогик тәҗрибә туплаган Әлфия Сабир кызы Әшрәпова. Таләпчән, үз эшенә бирелгән укытучы, әлбәттә, коллективта, әти-әниләр каршында йөз аклыгы кичерә. Яраталар, хөрмәт итәләр аны. Балык бистәсе гимназиясендә 1988 елдан лаеклы ялга чыкканчы балаларга ана теленә мәхәббәт уяткан, татар теленең матур сөйләменә өйрәткән укытучы үрнәген күпләр үзенә алган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да аның эзеннән китүчеләр саны йөзләр белән билгеләнә.
Хезмәттә дә, тормышта да хатын-кыз, ана буларак үз бәхетемне таптым, диюе дә юкка түгел Әлфия апаның. Хөрмәткә лаеклы чын мөгаллимә булу өчен иң элек үзеңә өлге булып яши белергә кирәк шул. Уңышларга ирешүнең нигезендә дә хезмәтеңне ихласлык белән башкару, аны башкаларга җиткерү ята. Мәгариф өлкәсеннән бирелгән күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары аның эшен югары бәяләсә, Хәлил абый белән тигезлектә узган гомер юлына бәһаләр җитмәс иде. Үтә тыйнаклык саклап сөйләшсә дә, Әлфия апа белән булган әңгәмәдә мин үзем өчен гаилә шатлыкларының күркәм яңа өлешен дә ачтым. Баксаң, балалары Алсу, Алия, Азат Балык бистәсе гимназиясен алтын медальгә тәмамлап, өчесе дә югары уку йортларыннан кулларына кызыл диплом алып чыкканнар. Бу кадәресе ата-ана өчен иң зур горурлык, әлбәттә. Алсу КГПУның чит телләр факультетын тәмамлап аспирантурада укыган, доцент. Бүгенге көндә филология һәм сәнгать институтында инглиз теленнән дәресләр бирә. Алия Казан шәһәренең "Татэнерго" оешмасында эшли, КХТИны тәмамлаган, инженер-модельер, аннан тыш яңадан укып психолог белгечлеге алган. Азат исә Казан төзүчеләр институтын тәмамлап, бүгенге көндә аспирантурада укый, кандидатлыкны якларга әзерләнә.
...Гомер әнә шулай сокландыргыч уза.Тормышны түгәрәкләгән, аны бер бөтен иткән балаларның шатлыгы, уңышлары ата-ана өчен иң кыйммәте. Моны бәхет дими, ни дисең?! Россиянең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Әлфия Сабир кызы Әшрәпованың да бу көннәрдә әнә шул сәгадәтле мизгелләрне барлаган, алтын көзнең алтын бәхетен кичергән мәле. Аңа киләчәктә дә тигез гомер юлы, саулык, шатлыклар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев