Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Алар белән горурланабыз

Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. "Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый,- ди халык. Ә халык әйтсә , хак әйтә. Мондый батыр егетләр безнең Олы Елга авылында да бар. Бүгенге көндә авылдашларыбыз Илһам Зиннатуллин, Илгиз Хисаметдинов, Рафил Шәйхетдинов, Илнар Яруллин Рамил Сибгатуллин, Илназ Исмәгыйлов...


Күптән түгел Мәдәният йортында шул егетләр хөрмәтенә "Солдат хатларын уку" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Бу традицион концертны авыл халкы һәр елны көтеп ала. Аны беренче тапкыр 1977 елда Рафаил Гыйльметдинов һәм Илгизәр Хәсәнов җитәкчелегендәге чыгарылыш сыйныф укучылары оештыралар. Шундый матур башлангычка нигез салулары өчен зур рәхмәт үзләренә.
Соңгы елларда Рушания Сибгатуллина, Эльвира Вәлиева, Әлфинур Мөбәрәкшина, Лилия Хөснетдинова, Сәвия Сафиуллина җитәкчелегендәге сыйныфлар үткәргән музыкаль кичәләр дә күпләрнең хәтерендә сакланадыр дип уйлыйм.
"Солдат хатларын уку"ның быелгы 35 нче чыгарылышы да тирән, бай эчтәлекле булды. Аны педагог-оештыручы Халисә Билалова 11 сыйныф укучылары белән әзерләде. Оештыру, концерт номерлары кую эшләрендә Әлфия Иванова (11 сыйныф җитәкчесе), Гөлфәния Сибгатуллина, Рушания Сибгатуллина ярдәм иттеләр.
Кичәне мәктәп директоры Нурислам Мингалиев ачып җибәрде. Ул авыл халкын котлап, эчкерсез теләкләрен җиткерде. 11 сыйныф укучылары Рәзинә Хисаметдинова Айгөл Кәбирова, Нияз Солтанов, Рафис Абдуллин кичәне бик җанлы алып бардылар. Рәзинә белән Айгөл моңлы, матур җырлары белән дә концертны баеттылар.
... Талгын гына музыка астында солдат хатлары укыла. Экранда кичә эчтәлегенә тәңгәл китерелеп армиядә хезмәт итүче солдатлар, аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, сугыш ветераннары, чечен, әфган сугышларында катнашучылар сурәтләнә. Авылыбыз солдатларына багышланган презентацияне математика һәм информатика укытучысы Илнур Гыйльметдинов, 11сыйныф укучылары Рамилә Әдиатуллина һәм Айсылу Гайнетдинова әзерләделәр.
" Солдат хатларын уку" әдәби-музыкаль кичәсе елдан-ел яңа төсмерләргә байый, гүзәл традиция булып буыннан-буынга күчә. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә аның әһәмияте бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев