Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Адашып калмасыннар

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда ятимнәр аеруча күп була. Сугыш афәте ата-ана назыннан мәхрүм иткән сабыйларны кагылып-сугылып йөрмәсеннәр өчен балалар йортларына туплаганнар. Биредә тәрбияләнүчеләргә караш төрлечә булган инде. Янәсе, әзергә-бәзергә яшәүгә күнегеп бетәләр, җәмгыятькә файда китерергә теләмиләр. Берничә ел элек балалар йортларын таратып анда тәрбияләнүчеләрне гаиләләргә уллыкка, асрамага бирергә кирәк...

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда ятимнәр аеруча күп була. Сугыш афәте ата-ана назыннан мәхрүм иткән сабыйларны кагылып-сугылып йөрмәсеннәр өчен балалар йортларына туплаганнар. Биредә тәрбияләнүчеләргә караш төрлечә булган инде. Янәсе, әзергә-бәзергә яшәүгә күнегеп бетәләр, җәмгыятькә файда китерергә теләмиләр.
Берничә ел элек балалар йортларын таратып анда тәрбияләнүчеләрне гаиләләргә уллыкка, асрамага бирергә кирәк дигән фикер алга сөрелде. Ни кызганыч, балалар йортлары, приютлар бүген дә бар, ятимнәр саны да кимеми. Безнең "Акчарлак" приютында тәрбияләнүче балаларның шактыеның әти-әнисе исән, тома ятимнәр бик аз. Икешәр-өчәр бала табып, сабыйларын тәрбияләүгә үзләреннән тамчы да өлеш кертмәгән тәүфыйксыз әти-әниләр дә бар. Бу күренеш татар гаиләләре өчен дә ят түгел. Совет чорында ир-ат гамен югалтып эчүгә сабышса, хатын-кыз йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, тормыш йөген үзе тарткан. Хәзер инде әниләрнең дә баш ташлап эчүе гадәти хәл. Ә бер түбәнгә тәгәрәдеңме, җәмгыятьтә беркем дә сиңа ярдәм кулы сузарга атлыгып тормаячак.
Ятимлекне ничек бетерергә дә, юлдан язган ата-ананы ничек иманга кертергә? Көн-төн шул сабыйлар янәшәсендә булгангамы, бу мәсьәлә мине нык борчый. Тәрбиячеләр ничек кенә яхшы булмасыннар, балалар әти-әниләрен сагынып яшиләр. Ата-аналар исә балаларын тартып алгач та типтереп яшәүләрен дәвам итәләр, яңадан бала табалар.
Эшкә килгәч тә бигрәк тә кечкенә яшьтәге балалар йөгереп килеп кочаклап алалар. Аларның мөлдерәп торган, назга сусаган йөзләреннән безнең дә күңел тула. Минемчә, баласын ташлаган ата-аналарны катгый җаваплылыкка тартырга кирәк. Таләпләр кырысрак булса, кеше гамәл кылганчы иң элек уйланыр иде. Үзе тапкан нарасые язмышына ул кадәр үк битараф булмас иде. Ятимнәр әле кечкенә булсалар да күп михнәтләр күреп, дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгерәләр. Шунлыктан психикалары да берникадәр үзгәрә. Приют хезмәткәрләренә аларны киләчәктә җиде юл чатында адашып калмаслык итеп тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Без тәрбияче яки укытучы гына түгел, ә бәлки ата-ана ролен дә башкарабыз. Бу балаларны алда күпме сынаулар көткәнен бер Ходай гына белә. "Акчарлак" приютында тәрбияләнгән һәр бала өчен борчылып торабыз. Киләчәктә алар әти-әниләре юлыннан китмәсеннәр иде. Һәрхәлдә без шул теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев