Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Язмыш пәрәвәзе

Илебез халкы Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәнгә 70 елга якын вакыт үтсә дә, авыр сугыш еллары бик күпләрнең күңелләрендә тирән уелып калган. Түбәндәге язма геройлары да авыр елларда яшәп, бер авылда туып үскән, бер кое суын эчкән кешеләр. Авылда һәр яңалык авырлык белән башлана. Колхозлашудан соң да авыл халкының тормышын...

Илебез халкы Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәнгә 70 елга якын вакыт үтсә дә, авыр сугыш еллары бик күпләрнең күңелләрендә тирән уелып калган.

Түбәндәге язма геройлары да авыр елларда яшәп, бер авылда туып үскән, бер кое суын эчкән кешеләр. Авылда һәр яңалык авырлык белән башлана. Колхозлашудан соң да авыл халкының тормышын бозып, туганнары күршеләре белән бозылышып китә, берничә төркемгә бүленә. Нык тормышлылар кулак исемен ала. Мулла һәм дин ияләре дә төрле ялалар ягып Себер якларына озатыла. Авыл мулласы Ширьяздан хәзрәт гаиләсендә Миңсылу исемле кыз үсә. Шул елларда Донбасста бераз русча сөйләшергә өйрәнгән, элек авылдан киткән егет кайта. Аның Миңсылуга күзе төшә. Берничә мәртәбә аны очратып, бәйләнә башлый. Ә бу вакытта ул колхоз рәисе ярдәмчесе булып эшли. Соңгы очрашуында «Миңа кияүгә чыкмасаң, гаиләгез белән Себергә озаттырам»,-дип яный. Эш мондый борылыш алгач кыз әти-әнисе, туганнары белән киңәшләшеп, күршеләрендәге сабыр, эшчән Сәлихҗанга кияүгә чыгарга була. Кызга 15 яшь тулган көнне әти-әнисен Себергә озаталар. Миңсылу белән Сәлихҗан фермага эшкә килә. Җае чыккан саен Сираҗетдин Миңсылуга бәйләнә. Яшьләр тырышып эшләп бераз акча җыеп, өйләрен яңарталар. Озак та үтми гаиләләрендә зур куаныч булып уллары дөньяга килә. Бер елдан соң көйле барган тормышны бозып, Бөек Ватан сугышы башлана. Аның беренче көненнән үк Сәлихҗанны фронтка озаталар. Гаилә мәшәкатьләре кайнанасына, улын тәрбияләү, ферма малларын карау Миңсылу җилкәсенә төшә. Тормышлары көннән-көн авырая, Сәлихҗаннан сирәк кенә булса да хат килеп тора. Ул Ленинград халкын азык-төлек белән тәэмин итү юлын саклый. Ә 1943 елның көзендә каты яраланып, сул кулын калдырып, үпкәсенә салкын тидереп, ябык хәлдә Сәлихҗан кайтып төшә. Гаиләләре белән бик сөенәләр. Авыру булса да Сәлихҗанның исән-сау кайтуына бигрәк тә нәни улы Харис нык куана. Әмма гаиләнең бәхетле мизгелләре бик кыска була. Фермада Миңсылу караган ике яшь бозау кинәт үлә. Тикшерүләр башлана. Сираҗетдин сәбәбен тикшереп тормыйча Миңсылуны гаепли. Мулла кызы үч саклап шулай эшләгән дип милиция хезмәткәрләрен ышандыра. Миңсылуны район үзәгенә алып китәләр. Китәр алдыннан Сираҗетдин милиция хезмәткәрләреннән Миңсылуны калдыруын сорый. Икәү генә калгач ул синең язмышың минем кулда, минем белән булырга ризалашсаң сиңа бер ни булмаячак. Каршы килсәң 10 ел төрмә, ди. Кечкенәдән гаиләдә дини тәрбия алып үскән хатын кайнанасы, ире, улына хыянәт итәсе килми, аның тәкъдименнән баш тарта.

-Аллаһ язганы булыр дисең, ул биредә юк. Монда син дә мин генә. Ә хуҗа мин,- дип шаркылдап көлә Сираҗетдин.

Бер атнадан авылда Миңсылуга ачык суд була. Аның гаепле итеп табып, өч елга хөкем итәләр. Барлык авыл халкы Миңсылуның гаепсез икәнен белсә дә, бер сүз дә әйтә алмыйча күз яшьләре белән озата аны. Көннәр уза, ниһаять, сугыш та ахырына якынлаша. Миңсылуның да кайтыр вакыты җитә. 20 километр араны бер минут та ял итмичә, кош кебек очып кайта ул. 1945 елның Җиңү көнен алар бергәләшеп бәйрәм итәләр. Ләкин Миңсылу өчен тормыш бер дә җиңел бармый. Бәйрәмнән соң өч көн үткәч Сәлихҗанын җирли ул. Миңсылу фермада сыер савучы булып эшли башлый, ә бу вакытта инде Сираҗетдинны колхоз рәисе вазифасыннан азат иткәч, авыл халкы җиңел сулыш ала. Бик күп авырлыклар, кимсетелүләр күргән Миңсылу күңел җылысын биреп кайнанасын, улын тәрбияли. Тырышлыгы өмете, терәге булган Харис мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керә. Гаилә корып, озак еллар дәрәҗәле урыннарда эшләгән. Хезмәте белән макталган Миңсылу зур хөрмәттә гомер кичереп, 80 яшендә вафат була. Ә бөтен авыл халкының үзәгенә үткән Сираҗиның гомере урамда, койма буенда туңып өзелә. Кеше күз яше төшә, дип халык хак әйтә шул. Шуңа күрә бер-беребезне рәнҗетмичә яшәргә иде!

Бәдамша Вәлиев.

Автордан: исемнәр үзгәртелеп бирелде.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев