Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Яралары оныклары күңелен дә сызлата

Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тынганга җитмеш ел вакыт үткән.

Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.
Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.
Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Ул егетләр арасында минем бабаем да була.
Күки авылында туып үскән бабаем Каюм Сафин да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Ул, унсигез яшьлек егет, 1942 нче елда сугышка алына. Ул элемтәче була. Сугышның кирәкле ноктасына печатьле конвертларны вакытында тапшырырга тиеш була. Беренче мәртәбә1943 нче елда, ә икенче мәртәбә, үзенең туган көнендә бик каты яралана ул. Бабаемның гомерен өйрәтелгән этләр саклап кала. Каты яралы егетне ул этләр унҗиде километр тартып, госпитальгә алып кайтып җиткерәләр. Сугыштан бабаем исән-сау әйләнеп кайта.Бу сугыш бик күпләр кебек, бабаемның да хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана. Бу канкойгыч сугышны исенә төшереп, снаряд кыйпылчыгы әле дә аның тәнендә яши.
Быел Бөек Ватан сугышын җиңүгә җитмеш ел тула, ә минем бабаема 91 яшь тулды. Һәр елны Җиңү бәйрәме, көнне без барыбыз да җыелышып бабаемны бу бәйрәм белән котларга кайтабыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден- медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабаем да була. Мин аның белән чиксез горурланам.
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен миндә чал чәчле ветераннарыбызга рәхмәт хисе яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә!
Айзилә Дормидонтова,
Балык бистәсе 2 нче
урта мәктәбе укучысы.
Фото:

http://查询域名为www.picplus.ru/42213-velikaya-otechestvennaya-voyna-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев