Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арышның сугыш ветераны Шихабетдин Мусинда кунакта(фотолар)

    Яна Арыш авылы мәдәният хезәткәрләре Гелюза Ситдикова, Кавсария Зыятдинова ; китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, авылыбызның атказанган механизаторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, авыл халкының яраткан жырчысы, баянчысы- Үзбәк Мусин һәм Шамил Гатауллин Бөек Ватан сугышы ветераны Мусин Шихабетдиндә кунакта булдылар.

    Ветеран сугыш елларында нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнлеге турында сөйләде.

    Хатыны Фәсәхәт апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Шамил абый белән Үзбәк абыйлар баянда уйнап, жырлап ветераныбызның күңелен ачтылар. Хәтта Шихабетдин абыйның күз яшьләре дә күренде.

    Ахырда ветеран изге теләклэрен, рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.Истәлек өчен фотога да төшкәннәр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: