Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Уй-кичерешләре ут йоттыра

    Язлар җитә, язлар... Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер.

    Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?
    Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр.Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?
    Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Минсара апа Хәйруллинаның уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас.Шактый олы яшьтә булуына карамастан ул чорларны кичәгедәй хәтерли Минсара апа. Алар гаиләдә 6 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Минсара апа белән Илһамия апа гына исән.Сугыш башланганда Котлы Бөкәштә юл эшендә була ул. Биектау авылы юлына таш ватып җәяләр. Кайта-килә шунда эшлиләр.Сугышка иң беренче итеп кемне алганнарын да хәтерли әле ул. «Мәчет тыкрыгында Гыйззәт абыйның энесен иң беренче булып сугышка алдылар. Ул кире әйләнеп кайтмады»,-дип искә төшерә Минсара апа.
    Кая куйсалар да сынатмый Минсара апа. Бригадир да булып эшли, ярдәмче вазифасын да башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул. Ул вакытта бездән 60 чакрым ераклыкта урнашкан Бондовкадан икмәк алып кайта торган булганнар.
    Фәйрүзә Бәдамшина.
    Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: