Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Әти кайтканга без бик бәхетле идек”

    Һәр йорт дәхшәтле сугыш елларыннан үз хатирәләрен саклыйдыр. Ул безнең дә әби-бабайларыбызның маңгайларында сырлы эзләр калдырды. Әти-әнием Бөек Ватан сугышы вакытында әле сабый бала гына иде.

    -Бер көнне урамда уйнап йөргән вакытта, апалар елый башлады. Әле ни булганын аңламасак та, без дә аларга кушылып күзләрдән яшь агыздык. Авылга сугыш башланды дигән шомлы хәбәр таралды,- дип искә ала әнием Мәймүнә.

    Сугыш башлангач та, әниемнең әтисе - Шараф бабай фронтка әзерләнә. Яу кырына киткәндә ул гомеренең уртасына җиткән, яшисен-яшәгән 39 яшьлек ир заты була. Өйдә аның дүрт нарасые, хатыны Мәргүбә кала.

    -Әти безнең бик укымышлы кеше иде. Кадимчә дә, үзебезчә дә укый, яза белде. Колхоз эшләрендә йөрсә дә биш вакыт намазын калдырмады. Мәчет манарасын кискәнче авылда мулла булды, балаларны гарәп теленә өйрәтте,- дип искә ала аның турында әнием.

    Чыннан да әниемнең бала чагы куркыныч, шомлы елларга туры килә. Кешеләрнең зихене томаланган вакыт була бу. Авылда Совет хакимияте яклы кешеләр ничә еллар торган мәчетнең манарасын кисеп ташлый. Шараф бабам аны кистермәс өчен күпме йөрсә дә, аңа совет дошманы буласың килмәсә кысылма, дип каршы киләләр. Якында гына мәчетне җимергәнен балалар күрмәсен дип бабам бөтен өйдәге тәрәзәләрне шаршау белән яптырта.

    Резидә Сабирова,

    Кече Укмас авылы.

    Бу язманы газетадан укый аласыз.

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: