Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Сөйләсәң сөйләп, язсаң язып бетерелек түгел ул елларны”

    Үзәк китапханәдә сугыш чоры балаларын чакырып кичә үткәрделәр. Мин килгәндә бер табын артына уннан артык апа җыелганнар иде.

    Хәл-әхвәлләр сорашып, бала чакларын искә алдылар. Һәрберсенең сөйләр сүзе, искә алыр вакыйгасы бар. Илгизәр Җәләлов, Гөлия Кадыйрова җыр башкарганда һәркайсының күзендә яшь тамчылары чагылды, аларга кушылып җырлаучылар да булды.

    Бу апаларның тормышы сугыш чоры белән үрелгән. Сугышта катнашмаса да, ул еллар авырлыгын үз җилкәләрендә татыганнар. Әниләре белән бергә эшләргә, яшәргә тырышканнар алар. "Әти сугышка киткәндә без биш бала әни белән калдык. Әни кырда хезмәт итте, тормыш дилбегәсе безнең кулда булды. Кырык беренче елны икмәк кырда калды, җыеп бетерә алмадылар. Икенче елны безне дә орлык чәчәргә куйдылар. Мәктәпкә алты километр йөреп, җиде сыйныфны тәмамладым. Ике ел урман кисәргә, агач ташырга йөрдем", ди Әминә апа Гарипова. Флера апа Сафина да сугыш елларының ачысын-төчесен татыган. "Ул елларда иң читене - авыл җирендә ачлык булды. Күп кешеләр шулай һәлак булды, сыеры булган гаиләләр үлемнән котылып калдылар. Чирләп үлгән малларны, халык талашып бүлеп ашый иде.

    Аннан андый малны чир эләкмәсен дип, яндыра башладылар. Бер вакыйга күңелемдә уелып калган. Октябрь бәйрәмендә Шәфыйк абый мәктәп балаларына борчак ашы белән бер кисәк ипи таратты. Шуның өчен аны төрмәгә ябып бик каты кыйнаганнар",-дип искә алды ул балачак елларын. Оркыя Гыйзетдинова гомер буе әтисе кайтуын көткән. Аның бәләкәй күңелендә әтисе һаман яшь, исән килеш сакланган. "Сөйләсәң сөйләп, язсаң язып бетерелек түгел ул коточкыч ел вакыйгаларын.

    Әти ник кайтмый дип, әнинең йөрәгенә төшкәнмен. Беркөн сугыштан күрше Сафа абый кайтып төште. Йөгереп кердем дә әнигә: "Сафа абыйга әти дип әйтим әле", дип сорадым. "Юк, кызым, синең әтиең ул түгел, аны самолет белән алып кайталар", диде әни. Гомер буе самолет очкан саен әтине көттем. Эш эшләгәндә әти турында җырлар көйләп йөрдем", ди ул күз яшьләрен сөртеп. Аннан үзе язган шигырен дә укып китте.

    Монда килгән апаларның һәрберсенең дә язмышы үзенчәлекле, кызганыч. Һәр сөйләнгән вакыйга аша ул чорларны күз алдына китереп, авырлыкларын йөрәк аша үткәрергә туры килде. Без хәзер бик рәхәт, тыныч, мул заманда яшибез икән. Шуларның кадерен белеп яшисе генә кала.

    Гөлназ Зарипова.

    Фото: http://www.1tv.ru/sprojects_edition/si5791/fi8825

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: