Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сугыш хәсрәте китми күңелдән

    Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул.

    -"Өйләнешеп берничә ай үтүгә иремне фронтка алдылар",-дип сөйләде миңа Хәтимә әби.-"Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде. Сыер җигеп чәчтек, кул белән урдык, күбрәк тә чәчәр идек тә бит, орлыгы җитешмәде. Без аны ерактан ташыдык. Чабаталар тишек, елгалар тулып бозлы су акканда да район үзәгенә бармый калган көнебез булмады. Кабул итеп алган йөкне без исән-сау кайтарып тапшыра идек.
    Төп ризыгыбыз бәрәңге булды. Безне ул яшәтте. Карлар эреп бетү белән җир өстендә ялтырап яткан, туңган бәрәңгене җыеп кайта идек. Ачлыктан үлмәс өчен ниләр генә эшләмәде халык. Кыш көннәрендә ягулык утын эзләп урманга барганда чабата баулары шартлап өзелә иде. Үзәккә үтәрлек булды ул суыклар. Урман кисәргә дә, кырдан салам ташырга да җибәрә иделәр. Без күргәннәрне һич кенә дә санап чыгарырлык түгел. Ләкин ил белән бергә күтәргәнгәмедер, алай авыр да булмады кебек. Бер кисәк ипине үзара бүлешеп яшәдек. Фронттан килгән кайгы хатларын да авылдашларыбыз белән бергә укыдык. Кайгысы да, шатлыгы да бергә булды",-дип сөйли иде Хәтимә әби.
    Кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга насыйп булмады аңа. Арабыздан мәңгелек йортка бик тиз китте шул. Әмма мин аны шушындый тугрылыклы, булдыклы, гомере буена иренең фронттан исән-сау кайтачагына ышанып, көтеп яшәгәне өчен хөрмәтлим. Сабыр, киң күңелле, ак яулыклы Хәтимә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә.
    Югарыда искә алган хезмәт сөючән Хәтимә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәләлләрен көтәләр. Ходайдан вакыт җиткәч, дөнья белән бәхилләшеп, сүнмәс өметләрен мәңгегә үзләре белән алып китәләр.
    Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте.
    Сугыш беткәнгә дә инде 70 ел тула. Ләкин аның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар.
    Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.
    Гүзәлия Гарипова,
    Биектау мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: