Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Сугыш эзләре буйлап

Югары Тегермәнлек мәктәбендә ныклы белем бирү белән бергә тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Бөек Җиңү көне алдыннан без-башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттык. Эчтәлеге буенча дүрт залда тарихи экспонатлар, сугыш чоры вакыйгаларын гәүдәләндергән макетлар, тарихи документлар, сугышчан бүләкләр, эзтабарларның табылдыклары урын алган. Экскурсия өчен бирелгән вакыт эчендә...

Югары Тегермәнлек мәктәбендә ныклы белем бирү белән бергә тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә.
Бөек Җиңү көне алдыннан без-башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттык. Эчтәлеге буенча дүрт залда тарихи экспонатлар, сугыш чоры вакыйгаларын гәүдәләндергән макетлар, тарихи документлар, сугышчан бүләкләр, эзтабарларның табылдыклары урын алган. Экскурсия өчен бирелгән вакыт эчендә сугыш афәте бөтен вәхшилеге, ачысы,, төзәлмәс яралары белән хәтеребездә яңарды. Туган илебезнең азатлыгы өчен сугышкан, тылда аяусыз хезмәт күрсәткән әби-бабаларыбызның фидакарь хезмәте беркайчан да онытылмас, мәңге күңелләребездә сакланыр. Бу залда без Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы турында тыңлаганда зур дулкынлану кичердек. Чөнки авылдашыбыз Барый Шәвәлиев та шушы сафта булган. Сугыш афәте салган яралар әле төзәлмәде. Хатирәләрне яңартып батырлар һәйкәл булып басалар, мәңгелек ут ялкыны күңелләрдә дөрли. Ә иреннәребез "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Хәтерлибез! Горурланабыз! Юксынабыз!" сүзләрен кабатлый.
Әлеге чараларны оештырган өчен без укытучыларыбыз Дилә Мөбәрәкшина, Гүзәлия Закирова һәм Наилә Маннановага аеруча рәхмәтле калдык.

Нәзилә Закирова,
4 сыйныф укучысы.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев